Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Камада Шамил Садриев истәлегенә билбау көрәше буенча турнир ачылды

Ярышлар «Дружба» спорт комплексында уза.

Түбән Камада икенче декабрьдә Шамил Садриев истәлегенә билбау көрәше буенча турнир ачылды. Ярышлар «Дружба» спорт комплексында уза.

Ярышларда 15 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар 14 авырлык категориясендә катнаша. Бирегә Россиянең төрле почмакларыннан барлыгы 160тан артык көрәшче килде.

Шамил Садреев — билбау көрәше буенча ике тапкыр дөнья чемпионы, берничә тапкыр дөнья һәм Европа чемпионатлары, Россия кубоклары җиңүчесе һәм призеры. Талантлы спортчы тренировкалар вакытында 2010 елда вафат булды. Шул вакыттан бирле ел саен аның истәлегенә хәтер турниры үткәрелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев