Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Камада «Россия чаңгы юллары»ның программасы басылып чыкты

Быел массакүләм йөгерүдә катнашучылар өчен дистанция 1,5 километр тәшкил итә.

Түбән Камада 10 февральдә ел саен үткәрелә торган «Россия чаңгы юлы» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Түбән Кама чаңгы юлы — 2024» узачак. Чараны «Батыр» физкультура-сәламәтләндерү комплексының урман массивында оештыралар.

Быел массакүләм йөгерүдә катнашучылар өчен дистанция 1,5 километр тәшкил итә. Шулай ук әзерлекле спортчылар өчен «иң көчлеләр» ярышы да узачак, анда дистанция хатын-кызлар өчен 3 километр, ир-атлар өчен 5 километр тәшкил итәчәк.

Чара программасы ике сәгатькә исәпләнгән, әмма ярышлар үзләре озаграк узачак:

9:00 — «иң көчлеләр» ярышы;
10:00 — җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү;
10:30 — предприятие һәм учреждение җитәкчеләре старты;
10:40 — ветераннар ярышы;
10:50 — «батыр кешеләр» ярышы;
11:00 — предприятие һәм учреждение хезмәткәрләренең массакүләм старты;
11:30 — урта һәм югары уку йортлары укучыларының массакүләм старты;
12:00 — төрле яшьтәге укучыларның массакүләм старты.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча махсус призлар, кубоклар һәм дипломнар белән иң яшь, өлкән яшьтәге катнашучылар, шулай ук профессиональ спортчылар билгеләнәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев