Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Спорт

Түбән Камада «Нижнекамская правда» газетасы призына 58 нче эстафета узды

Быел эстафета Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.

Түбән Камада «Нижнекамская правда» газетасы призына 58 нче җиңел атлетика эстафетасы уздырылды. Спорт чарасы аркасында шәһәрдә хәрәкәтне вакытлыча чикләделәр.

Быел эстафета Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.

Эстафетада мәктәп укучыларының 34 командасы һәм өлкәннәрнең 14 командасы — предприятие һәм төрле оешма хезмәткәрләре катнашты. Күпләр спорт белән даими шөгыльләнә. Алар өчен эстафетаның иң авыр — 800 метрлы участогы әзерләнгән. Бу урында бөтен дистанция диярлек тауга менә.

Җиңел атлетика эстафетасы 1966 елда үтәкрелә башлый. Ул чагында, «Ленинская правда» газетасының беренче туган көне уңаеннан беренче тапкыр шундый йөгереш уздырыла. Анда 10 команда катнаша. Бүген командалар саны 50 гә якын, ә бу 750 дән артык кеше.

Предприятиеләрнең команда зачетында «СИБУР», гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм УДО спортчылары иң көчлеләр булды. Иң тиз студентлар НХТИ укучылары булып чыкты. Укучылар арасында 35 нче лицей лидерлыкны яулады. Барлык җиңүчеләр дә дипломнар һәм истәлекле медальләр алды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев