Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Камада мөселман командалары арасында республика хоккей турниры узды

Спорт чарасында Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Кукмара һәм Арчадан алты команда катнашты.

Түбән Кама мөхтәсибәте мөселман командалары арасында республика хоккей турнирын оештырды.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чара 4 майда Кама Аланы бистәсенең «Олимпия» боз сараенда узды.

Спорт чарасында Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Кукмара һәм Арчадан алты команда катнашты.

Турнир нәтиҗәләре буенча беренче урынны Түбән Кама командасы алды, икенче урында — Казан, ә өченче урында — Әлмәт командасы.

Фото: Илнур Мифтахов / ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев