Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Камада мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен паралимпия уеннары узды

Чара ахырында барлык җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алды.

Түбән Камада 55 нче балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен паралимпия уеннары узды.

Ярыш кысаларында балалар төрле эстафеталарда һәм конкурсларда катнашты. Әлбәттә, иң көчлеләре, иң тизләре, иң җитезләре җиңү яулады.

Өлкәннәр стартындагы кебек үк, биредә дә җанатарлар һәм уеннар талисманы — Олимпия аюы катнашты. Шунысы мөһим, чара берничә коррекцион балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне берләштерде.

Чара ахырында барлык җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алды.

«Конкурсның файдасы билгеле: бу — саф һавада спорт уеннары уйнап, үзара арлашу мөмкинлеге. Алар бергә спорт уеннарында катнашалар, бер-берсенә ярдәм итәләр», — диде шәһәр Советы депутаты Рәис Шәехов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев