Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Камада чаңгы ярышлары буенча ачык беренчелек узды

Ярышларда Түбән Кама, Зәй, Чаллы һәм Сарман районыннан 60 кеше катнашты

Түбән Камада СССР спорт мастеры, «Нефтехимик» СК тренеры Анатолий Николаев истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары буенча традицион ачык беренчелек булды. Бу хакта «Нефтехимик» СК матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышларда Түбән Кама, Зәй, Чаллы һәм Сарман районыннан 60 кеше катнашты. Чаңгычылар тугыз яшь категориясендә көч сынаштылар, дистанцияләрне классик стильдә йөгерделәр.

Ярышта катнашучыларны Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Александр Клипачев сәламләде. Соңрак ул алдынгы чаңгычыларны медальләр һәм грамоталар белән бүләкләде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев