Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Камада авыл җирлекләре арасында спартакиада зачеты узды

Ярышларда 60тан артык чаңгычы — районның авыл җирлекләреннән 10 команда катнашты.

«Алмаш» базасында Түбән Кама муниципаль районы авыл җирлекләре арасында «Сәламәтлек» спартакиадасы зачетына чаңгы ярышлары беренчелеге узды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов хәбәр итә.

Ярышларда 60тан артык чаңгычы — районның авыл җирлекләреннән 10 команда катнашты. Спортчылар көчле чыгыш ясады, урыннар түбәндәгечә бүленде:

Хатын-кызлар арасында

Хәйруллина Гүзәл, Түбән Уратма авыл җирлеге;
Морозова Майя, Кызыл Чишмә җирле үзидарәсе;
Шәйдуллина Илһамия, Кызыл Чапчак авыл җирлеге.

Ирләр арасында

Нәфыйков Ислам, Кызыл Чапчак авыл җирлеге;
Морозов Сергей, Кызыл Чишмә җирле үзидарәсе;
Шиһапов Зөлфәт, Түбән Уратма авыл җирлеге.

Гомумкоманда зачетында:

Кызыл Чишмә җирле үзидарәсе;
Түбән Уратма авыл җирлеге;
Кызыл Чапчак авыл җирлеге.

«Җиңүчеләрне котлыйбыз! Барлык катнашучыларга сәламәтлек, энергия, көч, күңел күтәренкелеге телибез!» — диде Нигъмәтҗанов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев