Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Камада 77 яшьлек хирург ГТО нормаларын уңышлы тапшырып, значок алды

Табиблар үз яшь категорияләре кысаларында бирелгән нормативларны тапшырды.

Түбән Кама балалар хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре ГТО значоклары алды. Хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хезмәткәрләр нормаларны быел март аенда ук тапшырган.

«Учреждениенең актив белгечләре үз көчләрен күрсәтеп кенә калмадылар, сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше елында челленджны да хупладылар», — дип билгеләп үттеләр Түбән Каманың перинаталь үзәге булган балалар хастаханәсендә.

Табиблар үз яшь категорияләре кысаларында бирелгән нормативларны тапшырды. Алара арасында: алга бөгелү, урыннан озынлыкка сикерү, аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү, кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерү һ.б.

Командада катнашучыларның һәрберсе тәкъдим ителгән биремнәрне уңышлы үтәде. Табиблар төркеменнән иң олысы — 77 яшен тутырган балалар хирургы Анатолий Смышляев та искиткеч спорт формасында булуын күрсәтте.

Фото: Түбән Каманың перинаталь үзәге булган балалар хастаханәсенең матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев