Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Кама спортчылары көрәш буенча Татарстан беренчелегендә медальләр яулады

Ярышларда 175 спортчы катнашты.

Түбән Камада 17 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан беренчелеге узды.

Шәһәр администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ярышларда Түбән Кама, Казан, Алексеевск, Мамадыш, Алабуга, Әлмәт, Чаллы, Зәй, Бөгелмә, шулай ук республиканың башка районнарыннан барлыгы 175 спортчы, ягъни 45 кыз һәм 130 егет катнашты.

Спортчыларны сәламләргә ТР Спорт көрәше федерациясенең беренче вице-президенты Ленар Гаянов һәм Түбән Кама муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Рамазанов килде.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча 20 яшь түбәнкамалы җиңү һәм призлы урыннар яулады, тагын ике Түбән Кама вәкиле шәһәр җыелма командасына ике «бронза» медаль өстәде.

Беренчелек нәтиҗәләре буенча Түбән Камада уку-күнекмә җыеннары узачак, анда катнашучылар 8 февральдә Чебоксарда ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашачак. Түбән Кама җыелма командасы ярышларда Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясаячак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев