Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Кама көрәшчеләре Бөтенроссия ярышларыннан медальләр алып кайтты

Ул СССРның халыкара класстагы спорт мастеры, РСФСРның атказанган тренеры Хафиз Тимашев истәлегенә багышланган.

18-19 ноябрьдә Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда грек-рим көрәше буенча бөтенроссия ярышлары узды. Спорт чарасы 18 яшькә кадәрге егетләр арасында уздырылды.

Ул СССРның халыкара класстагы спорт мастеры, РСФСРның атказанган тренеры Хафиз Тимашев истәлегенә багышланган.

Ярышларда Идел буеның 11 төбәгеннән 122 спортчы, шулай ук Татарстан Республикасының тугыз шәһәреннән яшь көрәшчеләр катнашты.

Түбән Кама халкы югары конкуренцияне җиңеп, түбәндәге урыннарны яулады:

  • 1 урын — Райнур Нургалиев;
  • 2 урын — Илдар Кадыйров.

Моннан тыш, Роман Никитин һәм Глеб Радивилов иң көчле унлыкка керә алдылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев