Түбән Кама командасы Казан марафонында катнашты
Түбәнкамалылар 3 км араны йөгереп үтте.
Түбән Каманың җыелма командасы чираттагы мәртәбә Казан марафонында катнашты.
Быел спорт чарасына 35 меңнән артык катнашучы җыелды. Түбәнкамалылар 3 км араны йөгереп үтте.
Команда составында 20 кеше: башкарма комитет хезмәткәрләре, оешма-предприятие җитәкчеләре бар иде. НТР медиахолдингын җитәкче — баш мөхәррир Алена Демина һәм телеоператор Рафаэль Рәкыйпов тәкъдим итте. Түбәнкамалылар район флагын һәм Җиңү флагының күчермәсен күтәреп бардылар.
Түбән Кама командасы иң актив һәм тырыш командаларның берсе буларак истә калды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев