Түбән Кама бадминтончылары Бөтенроссия турнирында уңышлы чыгыш ясады
Түбән Каманың тренер-укытучысы Никита Кулагинның спортчылары берничә бүләк яулады.
5 сентябрьдән 7 сентябрьгә кадәр Чиләбедә бадминтон буенча бөтенроссия ярышлары узды, анда Россиянең 10 төбәгеннән 96 спортчы катнашты. Турнирда Чиләбе өлкәсе, Татарстан Республикасы, Новосибирск өлкәсе, Приморье һәм Пермь крайлары, Түбән Новгород, Свердловск, Омск өлкәләре, Башкортостан Республикасы, Донецк Халык Республикасы һәм Мәскәү өлкәсе вәкилләре катнашты.
Түбән Каманың тренер-укытучысы Никита Кулагинның спортчылары берничә бүләк яулады:
- Матвей Ерофеев 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында ялгыз разрядта икенче урынны алды, шулай ук ир-атлар арасында парлы разрядта көмеш һәм катнаш парлы разрядта бронза призер булды;
- Сердар Тачкулиев ир-атлар арасында парлы разрядта бронза медаль яулады;
- Эльвира Зарипова 11 яшькә кадәрге спортчылар арасында катнаш парлы разрядта икенче урын алды.
Фото: t.me/moynizhnekamsk
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев