Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Тренер Юрий Тюнин истәлегенә

Түбән Каманың бокс буенча беренче тренерларыннан булган, арабыздан вакытсыз киткән Юрий Тюнин истәлегенә багышлап, үткән ял көннәрендә «Факел» спорт залында бокс турниры уздырдылар. Ярышны ачу тантанасында «Нефтехим» акционерлык җәмгыяте генераль директорының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Әнәс Миңнәхмәтов, муниципаль район башкарма комитетының яшьләр белән эшләү һәм спорт идарәсе начальнигы урынбасары Илдус...

 

Түбән Каманың бокс буенча беренче тренерларыннан булган, арабыздан вакытсыз киткән Юрий Тюнин истәлегенә багышлап, үткән ял көннәрендә «Факел» спорт залында бокс турниры уздырдылар.

Ярышны ачу тантанасында «Нефтехим» акционерлык җәмгыяте генераль директорының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Әнәс Миңнәхмәтов, муниципаль район башкарма комитетының яшьләр белән эшләү һәм спорт идарәсе начальнигы урынбасары Илдус Ягъфәров, балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Равил Булатов, бокс ветераннары, мәрхүм Юрий Тюнинның гаилә әгъзалары һ.б. катнашты.

 

Уфа, Казан, Чаллы, Әлмәт, Алабуга, Зеленодольск, Ютазы, Лаеш, Саба һ.б. шәһәрләрдән һәм районнардан 157 боксчы көч сынашкан бу турнирның барлык призерларын санап чыгу өчен бик күп урын кирәк булыр иде. Шуңа күрә, иң күп призлы урыннар алган Равил Булатов җитәкчелегендәге спорт мәктәбендә шөгыль-ләнүчеләрне, аларның да үз яшьтәшләре арасындагы авырлык үл-чәүләрендә беренчелекне яулаганнарын гына телгә алабыз. Алар - Шөһрәт Абдуллаҗанов, Алмаз Галиуллин, Илнур Хәнәфиев, Вадим Шипицын, Денис Журавлев, Владислав Бурнин, Максим Шкляев, Кирилл Баламутин, Александр Иванов, Булат Әгъләмов, Александр Дерлюков, Илгиз Муллакаев, Ринат Хәертдинов, Ринат Ситдыйков, Артем Домолазов, Николай Гырнец. Әлеге боксчыларның бу җиңүләрендә тренерлары А.Виноградов, Р.Шакиров, А.Свиньяков, И.Хәертдинов, Р.Әгъләмов, С.Матвеев һәм Р. Гыйльфановның да өлеше зур.

 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев