Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Тотса Мәскәүләр якаң...»

Яңа елның озын каникулларында Россиянең Континенталь хоккей лигасы (КХЛ) турниры матчлары туктаусыз дәвам итте.

Безнең «Нефтехимик» 3 гыйнварда «Витязь» командасын – 3:0, 5 гыйнварда «Торпедо» хоккейчыларын 1:0 исәбе белән җиңде. Бу уеннарда бигрәк тә «Нефтехимик» һөҗүмчесе Брендон Макмиллан һәм кап-качы Евгений Иванников зур осталык күрсәттеләр.
Әмма 8 гыйнварда Мәскәүдә узган «ЦСКА» командасы белән очрашу 6:1 исәбе белән тәмамланды. КХЛ турнирының таблицасын әйдәп баручы команда кунакларны тик «коры» исәп белән тар-мар итүдән Тимур Шәрифҗановның бер голы коткарды. 10 гыйнварда Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендә җирле «Витязь» командасына 3:0 исәбе белән оттырдык.
17 гыйнварда Ригадан киләчәк «Динамо» командалары белән матчлар узачак. «Нефтехимик» командасына үзе-безнең җанатарлар нык ярдәм итәр дип өметләнеп калабыз...

Фәрит Вагыйзов

Фото: 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев