Туган як

Әтәчле җиңүдән...

Минем бүгенге әңгәмәдәшем - Түбән Камадагы 1нче ТЭЦның гражданнар оборонасы белгече, шәһәр-район Сабантуенда гер күтәрү ярышларын оештыручы һәм спортның бу төре җиңүчесе Фаил Рамил улы Хәсәнҗанов. Газета укучыларыбызны аның белән якыннанрак таныштырырга булдым. - Фаил абый, сез ничә яшьтә спорт белән шөгыльләнә башладыгыз? - Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиядә укыганда...

Минем бүгенге әңгәмәдәшем - Түбән Камадагы 1нче ТЭЦның гражданнар оборонасы белгече, шәһәр-район Сабантуенда гер күтәрү ярышларын оештыручы һәм спортның бу төре җиңүчесе Фаил Рамил улы Хәсәнҗанов. Газета укучыларыбызны аның белән якыннанрак таныштырырга булдым.
- Фаил абый, сез ничә яшьтә спорт белән шөгыльләнә башладыгыз?
- Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиядә укыганда физкультура укытучысы Дамир абый Корбанов безне гер күтәрү техникасы белән таныштырды, мин кызыксынып китеп, шөгыльләнә башладым. Шул ук елны укучылар арасында үткәрелгән Сабантуйда мин беренче урынны алдым. Җиңүчегә бүләккә әтәч куелган иде. Шулай итеп, минем гер күтәрү тарихым әтәчле җиңүдән башланды.
2003 елда мин НХТИга укырга кердем. Ә анда инде гер спорты серләрен белүче егетләр белән шөгыльләнә башладым, алардан күп нәрсәгә өйрәндем. Аннары Түбән Кама Сабантуенда, республика ярышларында катнаштым. Билгеле инде, башта ук җиңү яулап булмады, тора-бара остара, тәҗрибә туплый башладым. Гер спорты белән шөгыльләнгән унөч ел эчендә мин - сигез мәртәбә Татарстан, ике мәртәбә дөнья чемпионы булдым, бу елны да кушып исәпләгәндә тугыз мәртәбә үзебезнең шәһәр-район Сабантуенда абсолют җиңүче исемен яуладым. Шушы еллар дәвамында алты мәртәбә чит илгә ярышларга чыга алдым. Элек чит илгә бару чыгымын Россиянең гер спорты федерациясе күтәрсә, хәзер һәр спортчы үз акчасына бара. Ярый әле, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин һәрвакыт ярдәм кулы суза.
- Бик күп егетләр спорт белән шөгыльләнә, әмма сезнең кебек биек үрләр яулаучылар сирәк. Моның сере нидә?
- Уңышка ирешү өчен, иң беренче, теләк кирәк. Мин - үз шөгылемнең фанаты. Ә шулай да, гаиләле кеше буларак, минем өчен беренче урында - балаларым. Кайвакытта үземне гер күтәрүдән тыярга теләсәм дә, барып чыкмый. Сабантуйлар якынлашуга, йөрәгем җилкенә башлый, үзем дә сизмәстән, спортзалга омтылам.
- Гер күтәрү өчен көч-куәт кирәк. Әти-әниегез бу мавыгуыгызны хуплыйлармы?
- Дөресен әйткәндә, комачаулыйлар. Һәрбер ата-ана кебек үк, минекеләр дә, беренче чиратта, үз улларының, ягъни минем сәламәтлек өчен борчылалар. Шуңа күрә, күп вакытта аларны факт алдына куям. Быел Сабантуйда гер күтәрү ярышында катнашасымны да алар белмәделәр.
- Безнең шәһәр-район Сабантуенда халык театральләштергән тамашаны карагач та, сәүдә рәтләре янына ашыга. Бу тир түгеп ярышта катнашучыларның кәефен төшермиме?
- Сабантуй бит ул ярышлар гына түгел. Бу милли бәйрәм язгы чәчү бетеп, халык үз бакчасын тәртипкә салгач үткәрелә. Шуңа күрә, килгәннәр икән, үзләре теләгәнчә күңел ачсыннар, аралашсыннар. Ә төрле ярышта катнашучылар янында - спорт яратучы дуслар, фанатлар, якыннар һәм спорт ветераннары кала. Минем үземә аларның көч биреп торулары да җитә.
- Сез балачактан бию белән шөгыльләнгәнсез. Гер спорты белән бию арасында нинди уртаклык бар?
- Гер күтәргәндә кулларыңның көчле булу гына җитми. Бию белән шөгыльләнгәндә аяк мускуллары чыныга, шуңа да минем өчен »Яшьлек» ансамблендә биеп йөрү гел файдага гына булды. Ирек абый Наскаев җитәкчелегендәге бу ансамбльгә мин беренче класста укыганда ук йөри башлаган идем. Ул минем гомерлек мавыгуыма әйләнде. Бии белүем төп эш урынымда да ярап куя. Профсоюз оешмасы үткәрә торган конкурсларда биюче буларак катнашам. Гомумән, спортта гына түгел, эштә дә үземне актив кешегә саныйм.
- Хатыныгыз Люда белән танышуыгыз да халкыбызның мили бәйрәме Сабантуй белән бәйле түгелме соң әле?
- Әйе, бәйле. Электән үк авыл Сабантуйларында катнашып йөри идем, шулай бер вакыт дусларым белән узып барышлый Кече Җирекледә тукталдык. Бу авыл Сабантуен оештыручылар янына килеп, берсенә эндәштем. Флера исемле ул ханым минем булачак хатыным Люданың әнисе иде. Ул арада дусларым Люда һәм аның сеңлесе белән танышырга өлгергәннәр иде инде. Соңыннан алар янына мин дә килеп сүз каттым. Люда белән икебезнең дә бер үк предприятиедә эшләвебез ачыкланды. Шул беренче очрашуга елдан артык вакыт узгач, өйләнештек.
- Фаил абый, сез бик матур ике кыз үстерәсез. Киләчәктә үз кызларыгыз Амелия белән Зараның кем булуын телисез?
- Кызларым әле бик бәләкәй, ә шулай да мин аларның спортчы булаларын телим, йөзү спорты белән шөгыльләнсәләр, кызлар өчен бик әйбәт булыр төсле.
- Сез тормышыгыздан һәм спорттагы уңышларыгыздан канәгатьме?
- Спортта да, шәхси тормышымда да мин күп нәрсәгә ирештем кебек. Ә шулай да, хыялсыз кеше булмыйдыр инде ул. Мин дә киләчәктә үз гаиләм белән матур бакчалы зур өйдә яшәвебезне күз алдыма китерәм.
- Фаил абый! Сезгә яңадан-яңа җиңүләр яуларга язсын, хыялларыгызның барысы да тормышка ашсын.
Әңгәмәне Казан федераль университетының халыкара журналистика бүлеге студенты Гүзәлия МИФТАХОВА алып барды.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: