Туган як

Түбәнкамалы җиңел атлетика буенча Идел буе федераль округы чемпионы булган

Түбән Кама кызы Анна Ватропина җиңел атлетика буенча Идел буе федераль округы чемпионатында 1 урынны яулаган.

Бу хакта «Нефтехимик»спорт клубы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Спортчы 100 метрга киртәләр аша йөгерүдә беренче урынны алган. Финалда ул 13.51 секунд вакыт күрсәткән.

Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге Чебоксар шәhәрендә узган, анда 14 идел буе регионыннан барлыгы 900 спортчы катнашкан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: