Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Каманың яшь көрәшчеләре Бөтенроссия ярышларыннан медальләр алып кайткан

«Нефтехимик» спорт клубының көрәшчеләре 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча Бөтенроссия ярышларында ике медаль яулаган.

Бу хакта клубның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышлар 15-17 июнь көннәрендә Оренбург өлкәсенең Бугуруслан шәһәрендә узган. Монда Татарстан, Марий Эл, Башкортостан, Удмуртия, Чувашия республикаларыннан, шулай ук, Мәскәү, Пермь, Белгород, Самара, Тольятти шәһәрләреннән 250 көрәшче катнашкан.

Максим Соловьев 38 кг авырлык категориясендә беренче урынны алган, Демид Абдульманов 35 кг авырлык категориясендә көмеш медальне яулаган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев