Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Кама пәһлеваны истәлегенә

Узган шимбәдә «Шинник» спорт комплексында егерме дүртенче мәртәбә Данил Галиев истәлегенә багышланган милли көрәш турниры үткәрелде. Атаклы пәһлеван, Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев (1948-1993) татар-башкорт милли спорт көрәше буенча унике мәртәбә - республика, сигез мәртәбә Россия Федерациясе чемпионы булды. Җиңүләр саны буенча аны илдә әле бүгенгә кадәр беркемнең дә...

Узган шимбәдә «Шинник» спорт комплексында егерме дүртенче мәртәбә Данил Галиев истәлегенә багышланган милли көрәш турниры үткәрелде.
Атаклы пәһлеван, Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев (1948-1993) татар-башкорт милли спорт көрәше буенча унике мәртәбә - республика, сигез мәртәбә Россия Федерациясе чемпионы булды. Җиңүләр саны буенча аны илдә әле бүгенгә кадәр беркемнең дә узып китә алганы юк. Үзебезнең Түбән Кама Сабантуйларында ун мәртәбә баш батыр булды Данил, монысы да - башка көрәшчеләребез ирешә алмаган рекорд.
Аның истәлегенә багышланган бәйгенең дәрәҗәсе елдан-ел үсә. Бу юлы республикабыз шә-һәрләреннән һәм районнарыннан 36 команда, барлыгы 300дән артык көрәшче җыелган иде.
Турнирны ачу тантанасында «Татнефть-Нефтехим» идарәче компаниясе директоры Әнвәр Вахитов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Фәретдинов, республика милли көрәш федерациясенең башкаручы директоры Равил Хәйруллин һ.б. чыгыш ясап, көрәшчеләргә уңышлар теләделәр. Данилның туган ягы булган Биектау районыннан башкарма комитет җитәкчесе Илшат Хөснетдинов килгән иде, ул түбәнкамалыларга танылган якташларының истәлеген кадерләп саклаганнары өчен рәхмәт белдерде. Чакырылган дәрәҗәле кунакларның тагын берсе - Татарстан дәүләт советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, үзе килә алмаса да, котлау телеграммасы җибәргән.
Берьюлы өч келәмдә барган, ярыш кичен бик соң тәмамланды, чөнки көрәшчеләр күп һәм көчле иде, алар арасында көндәшлек кискен булып, кызыклы бил алышуларны күп күрдек, кызу бәхәсләр уяткан мизгелләр дә күзәтелде.
Түбән Кама командасының 70 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә көрәшкән спортчысы Илшат Таһировның бу әле зурлар категориясендә беренче мәртәбә генә чыгыш ясавы иде (аның күптән түгел яшьләр арасында Россия күләмендәге ярышта җиңүе турында «Туган як»та инде язган идек). Илшат үзеннән өлкәнрәк һәм тәҗрибәлерәк көрәшчеләр арасында да сынатмады, өченче призлы урынны алды.
Ә менә Марат Мөхәммәтҗановның Данил турнирында инде беренче генә катнашуы түгел. Узган елдагы кебек, бу юлы да җиңү яулады ул. Монда шунысы да игътибарга лаек: гадәттә, иң авыр үлчәүдә көрәшүчеләр аз була, ә биредә Марат бил алышкан 130 килограммнан авырраклар төркемендә 24 (!) пәһлеван иде. Марат ярымфиналда -Зәйдән Сергей Павликны, ә финалда Зеленодольскидан Фирдүс Зәйнуллинны җиңде.
Калган көрәшчеләребез призлы урыннарга ук чыга алмасалар да, барысы бергә җыйган очколар саны Түбән Кама командасына икенче урынны алу өчен җитәрлек булды. Ә беренче һәм өченче урыннарда - республикабыз башкаласының Яңа Савин һәм Идел буе районнары командалары. Сүз уңаеннан, Данил турниры тарихында казанлыларның беренче мәртәбә уңышка ире-шүләре бу. Моңа кадәр төрле елларда призлы урыннарны алучылар исемлегендә Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт, Теләче, Кукмара, Мамадыш, Нурлат, Зәй, Балык Бистәсе һәм Уфа командалары гына бар иде.
Шулай итеп, атаклы пәһлеван истәлегенә багышланган һәм, һәр елдагы-ча, югары дәрәҗәдә оештырылган чираттагы бәйге дә узып китте. Россия Федерациясенең атказанган физик культура хезмәткәре Рөстәм Ганиев җитәкчелегендәге «Шинник» спорт комплексы коллективының зур көч куйганлыгын бу турнирны карарга килгән көрәш сөючеләр һәм спортчылар да югары бәяләгәндер.
Виктор ШАДРИН.
Фотоларда: келәмдә чираттагы пар бил алыша; призлы урыннарны алган командаларны бүләкләгәч.
Рафаил Хәйруллин һәм
Светлана Демина
фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X