Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Таһир - боксчы да, хоккейчы да

Таһир Хафизовка әле 18 яшь кенә булса да, Түбән Каманың спорт дөнясында үзен инде танытып өлгергән. Егет спортның берьюлы ике төрендә - бокста һәм хоккейда ярыйсы гына уңышларга ирешкән. Аның спорт белән мавыгуында әти-әнисенең роле зур. Әтисе Марат - югары белемле юрист, спортка да битараф түгел, улының беренче тренеры булган,...

Таһир Хафизовка әле 18 яшь кенә булса да, Түбән Каманың спорт дөнясында үзен инде танытып өлгергән. Егет спортның берьюлы ике төрендә - бокста һәм хоккейда ярыйсы гына уңышларга ирешкән.

Аның спорт белән мавыгуында әти-әнисенең роле зур. Әтисе Марат - югары белемле юрист, спортка да битараф түгел, улының беренче тренеры булган, дип әйтергә ярый. Әнисе Лира - теш табибы, заманында җиңел атлетика буенча спорт остасы исемен алу өчен канидат нормативын үтәгән. Менә шундый гаиләдә туып-үскән Таһирның спортчы булуы гаҗәп түгел. Аны 5 яшеннән үк гимнастика түгәрәгенә биргәннәр. Аннан соң инде хоккей һәм бокс белән мавыгып киткән.

Бокста ул үзенең тренеры Радик Әгъләмовка бик рәхмәтле. Аның җитәкчелегендә Таһир спортның бу төре буенча беренче разрядка ия булган, республика күләмендәге ярышларда уңышка ирешкән. Бокс белән шөгыльләнү нәтиҗәсендә алган чыныгуы егеткә хоккейга күчкәч тә бик ярап куйган.

Хәзерге вакытта Таһир шәһәребезнең "Реактор" хоккей командасында уйный, инде спорт остасы исемен алырга да өлгергән. Белмәгән кешеләр өчен шунысын да аңлатып үтик: "Реактор" - яшьләр командасы, анда 20 яшькә кадәрге хоккейчылар уйный, ә 20 яшьләре тулгач, аларның "Нефтехимик"ка күчү мөмкинлеге бар.

Таһир инде Канаданың "Mississauga Reps" хоккей командасына ялланып уйнап кайтырга да өлгергән хәтта. 2011 ел башында Канададагы шул командага уенчылар чакыруларын белеп, бәхетен сынап карарга булган һәм конкурс аша уңышлы узган ул.

Чит илдә яшәү башта бик авыр булган аңа. Әти-әни еракта, дуслар юк, телне дә юньләп белми. Әмма, тора-бара, ияләшкән, телне дә өйрәнгән. Канадада әле мәктәптә укыган ("анда бик җайлы икән - үзең теләгән дәресләргә генә йөрергә була", ди ул).

Ә шулай да, ике ел Канадада яшәгән чорда, үз илен, туган шәһәрен, әти-әнисен, энесе Искәндәрне, дусларын, әнисе пешергән ризыкларны бик сагынган Таһир. Һәм, ниһаять, Түбән Камага әйләнеп кайткан. Хәзер, инде әйткәнчә, "Реактор" командасында уйный һәм читтән торып Чаллыдагы физкультура институтында укый ул. Дуслары белән аралашырга, китаплар укырга, кинолар, концерт-спектакльләр карарга да вакыт таба.

Баһадир гәүдәле (буе - 184 сантиметр, авырлыгы - 82 килограмм), сөйкемле йөзле бу егеткә тормышында уңышлар гына юлдаш булсын.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X