Туган як

Сәйфиев һәм аның командасы

Үсмер кыз, йөгереп килеп, биеклеккә сикерде. "Очып" менде дә, сикереп чыга гына дигәндә, шактый биеклектәге планкага кагылып китте. Башта - планка, аның артыннан кыз үзе дә аста җәелгән матага килеп төшкәч, гаепле кыяфәт белән тренерына күтәрелеп карады... Тренерының йөзе-кыяфәте бозылыр, ә бәлки орыша ук башлар, дип көтеп торам (андыйларны күп...

Үсмер кыз, йөгереп килеп, биеклеккә сикерде. "Очып" менде дә, сикереп чыга гына дигәндә, шактый биеклектәге планкага кагылып китте. Башта - планка, аның артыннан кыз үзе дә аста җәелгән матага килеп төшкәч, гаепле кыяфәт белән тренерына күтәрелеп карады... Тренерының йөзе-кыяфәте бозылыр, ә бәлки орыша ук башлар, дип көтеп торам (андыйларны күп күргән бар)...
- Молодец, Гүзәл, барысын да дөрес эшлисең! - диде үз өйрәнчегенә Нәфис Сәйфиев. - Болай булгач, җиңәбез бу биеклекне дә! Әйдә, тагын бер мәртәбә...
Йөзе яктырып киткән кыз, сикереп торып, яңадан "штурм"га юнәлде...

Кичләрен "Шинник" спорт комплексына баргач, мин андагы җиңел атлетика манежында Нәфис Сәйфиевның үз төркемендәге яшь спортчылар белән ничек эшләвенә игътибар итәм дә, чын тренер нәкъ менә шушындый булырга тиеш, дип уйлап куям. Күнегүләр арасында үзе белән якыннанрак танышып, сөйләшкәч, бу фикер тагын да ныгыды.
Узып киткән ел ахырында 55 яшен тутырган Нәфис - бөтен гомерен спортка багышлаган кеше. Азнакайда туып үскән егетнең бу мавыгуы кечкенәдән башлана, җиңел атлетикада беренче уңышлар аңа мәктәп елларында ук килә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң ярты ел "Азнакайнефть" идарәсендә эшләгәч, егетнең хәрби хезмәткә китәр вакыты җитә. Нәфис Совет армиясенең "элита" төрендә - стратегик максаттагы ракета гаскәрләрендә хезмәт итә ( ә анда бик сайлап кына алалар). Армиядә дә ул спорт белән даими шөгыльләнә, ә "дембель"гә кайткач, Казан дәүләт педагогия институтының физкультура факультетына укырга керә.
Сирәк була торган хәл: институтның икенче курсында укыганда ук студент Сәйфиев тренерлык сәләтен күрсәтә. Бергә укыган иптәшләрен ул чорда бик популяр булган ГТО многоборьесы (хәзерге исеме - полиатлон) буенча ярышларга эзерли. Беренче өйрәнчекләреннән берсе Елена, ГТО многоборьесы буенча СССРның спорт остасы исемен яулау белән беррәттән, тренерының йөрәген дә яулый ала...
Институтны тәмамлауга, Нәфисне үз факультетында укытучы итеп эшкә калдыралар, укуын аспирантурада дәвам иттерә. Институтта нибары ике ел (1982-1984) эшләгән чорда аның студентлары арасыннан СССРның спорт остасы һәм шул исемгә кандидат нормативларын үтәгәннәре генә дә ике дистәдән артып китә. Сәйфиев ГТО многоборьесы буенча Татарстан җыелма командасының җитәкчесе була.
Ә 1984 елның февралендә аның тормышында яңа чор башлана - яшь булса да, инде республикада танылган тренерны Түбән Камага эшкә чакыралар. Яңа төзелгән, Татарстанда гына түгел, бөтен Идел буенда тиңе булмаган мәһабәт "Юбилейный" (хәзерге "Шинник") спорт сараен күргәч һәм, бигрәк тә, квартир вәгъдә итүләрен ишеткәч, Нәфис белән хатыны Елена яшь шәһәргә бик шатланып күченәләр, чөнки Казанда мондый эш һәм тормыш шартлары турында хыяллана да алмыйлар. Шуннан бирле Нәфис, ә кызлары Альбина бакчага йөри башлагач, Елена да "Шинник"тагы җиңел атлетика буенча балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тренерлар булып эшлиләр.
Дөрес, Нәфиснең тренерлык эшчәнлегендә берничә еллык өзеклек тә булып алган... Туксанынчы елларда илебездә халык тыныч яшәгән социализмны кыргый капитализм алмаштырып, бар нәрсәнең асты өскә килгәч, спорт өчен дә авыр заманнар башлана. Советлар Союзының дөньяда иң яхшы спортчылар әзерли торган җайлы системасы юкка чыгарыла. Тренерлар хәерче хезмәт хакына калдырылгач, Сәйфиевләр җиңел булмаган карарга киләләр: хатыны тренер булып эшләвен дәвам итә, ә Нәфис спорттан бизнеска күчә. Бер булганнан барысы да була, дигәндәй, ул эшмәкәрлеккә дә уңышлы кереп китә, тренер хыяллана да алмый торган акча эшләп, гаиләсен муллыкта яшәтә. Бизнесы әйбәт барса да, спортны барыбер оныта алмый, хатыныннан гел үзләренең өйрәнчекләре, аларның уңышлары турында сораштыра...
Бәлки, әле ул һаман шулай спорт дөньясын сагынып кына йөргән булыр иде, әмма ире күңелендә нинди хисләр өермәсе бөтерелгәнен аңлаган Елена, көннәрдән бер көнне: "Бик сәләтле малай килде. Россия беренчелегендә дә катнаша алыр кебек. Син килеп карап, ничегрәк әзерләргә киңәш бирсәң иде", - дип әйтә. Үзенең уенда йөргәнен хатыны авызыннан ишеткәч, Нәфис "Шинник"ка бара һәм әлеге Ринат Вәлиуллинның ничек йөгергәнен, сикергәнен күрә дә... төп эшеннән соң, кичләрен спорт залында уздыра башлый. Хәзер инде - бушка, бер тиен дә акча алмыйча... Бизнес белән беррәттән, тренер да булып эшләү бер дә җиңел түгелдер, әмма Сәйфиев барысына да өлгерә.
Һәр тренерның төп бурычы - зур җиңүләр яуларлык спортчылар тәрбияләү. Сәйфиев җитәкчелегендә шөгыльләнүче яшьләр арасыннан андыйлар бик күп чыккан. Мәсәлән, халыкара класслы спорт остасы Сергей Манаков, СССРның спорт остасы Наил Гафиятуллин, Россиянең спорт осталары Людмила Артамонова, Екатерина Лапшина һ.б. Ә спорт остасы исеменә кандидатларны, республика, ил күләмендәге һәм халыкара ярышларда призлы урыннар алганнарны санап бетерерлек түгел. Алар үз осталыкларын күнегүләрдә чарлый һәм ярышларда күрсәтә. Әле менә узган айда "Шинник" спорт комплексында "Шин" акционерлык җәмгыятенең беренче генераль директоры Н.Зеленов призларына үткәрелгән Бөтенроссия җиңел атлетика турнирында да алар байтак призлы урыннарга ия булганнар.
Әмма чемпионнар әзерләү - үзмаксат түгел, иң мөһиме - яшьләрне сәламәт, физик яктан нык итеп үстерү, тормыштагы авырлыклардан курыкмый торган, җәмгыять өчен файдалы кешеләр тәрбияләү, дип саный Нәфис. Үзендә шөгыльләнүчеләр өчен ул гади тренер гына түгел, остаз һәм тәрбияче дә - һәрьяктан камил шәхесләр тәрбияләргә омтыла: ничек укулары белән кызыксынып тора, концерт-спектакльләргә алып бара, төркемдәгеләрнең туган көннәрен барысы бергә билгеләп үтәләр...
Балалар-үсмерләр спорт мәктәбен төрле елларда тәмамлап чыкканнары белән дә элемтәне өзми ул, барысының да кайда укуын яки эшләвен, тормыш хәлләрен белеп тора. Алар да тренерларын онытмыйлар, янына киңәшкә килеп йөриләр, бәйрәмнәр белән котлыйлар... Мәсәлән, иң сәләтле өйрәнчекләреннән берсе - 28нче мәктәпне медаль белән тәмамлагач, Америкага китеп, шунда башта колледжга, аннан соң университетка укырга кергән Асия Исхакова хәтта шуннан да хәбәрләшеп тора икән. Тренерын туган көне белән котлап язган хатында, аерым алганда, мондый юллар да бар: "Безнең барыбызга да тормышта Сез күп нәрсә бирдегез. Үз укучыларыгызга Сез "йөгерүче" яки "сикерүче" дип кенә түгел, кеше итеп карыйсыз, күңелдәгесен аңларга тырышасыз. Беренче карашка кырыс булып күренсәгез дә, Сез - кешелекле, зирәк, олы йөрәкле кеше. Тормышыбызда очраганыгыз өчен, зур рәхмәт сезгә..."
Тренер өчен элекке өйрәнчегеннән мондый хат алудан да зуррак бәхет бармы икән?
Аның беренче чыгарылышы булган яшьләр арасында үзара гаилә корып, инде үз балаларын Сәйфиевләрдә шөгыльләнергә китергәннәре дә бар. Арада остазлары юлыннан китеп, тормышларын спортка багышлаганнары да байтак. Мәсәлән, Сергей Манаков - "Нефтехимик" спорт клубының югары спорт осталыгы үзәге начальнигы, Ольга Пушкина 16нчы мәктәптә физкультура укыта, Ринат Вәлиуллин (Нәфис өчен тренерлыкка кайтырга этәргеч биргән егет) хәзер Калуга шәһәрендә тренер булып эшли. Әти-әниләре Келәтле авылыннан булган, хәзерге вакытта тренер булырга әзерләнүче керәшен кызлары Людмила Артамонова һәм Екатерина Лапшина шушы комплекста эшләп тә йөриләр. "Шинник" спорт комплексы җитәкчесе, яшьләрне тәрбияләүгә бик нык әһәмият бирүче депутат Рөстәм Ганиевкә, моның өчен, кызларның тренеры Нәфис бик рәхмәтле. Сүз уңаеннан, бәлки әле бәхет елмаеп, Людмила быел Казанда булачак Бөтендөнья Универсиадасында да катнаша алыр.
Кичләрен "Шинник"ка килеп карасагыз, җиңел атлетика манежының шау-гөр килеп торуын, ирле-хатынлы Сәйфиевләрнең, бар дөньяларын онытып, спортчылар белән эшләвен күрерсез. Бүгенге көндә тренерларыннан йөгерергә, сикерергә һәм көчле ихтыярлы булырга өйрәнүче бу кызларга, малайларга киләчәктә үзләренә олы тормыш юлында очраячак барлык киртәләрне йөгереп-сикереп кенә үтәргә, бернинди авырлыклар алдында да сыгылып калмыйча, спорттагы шикелле, биеклек арты биеклек кенә яуларга язсын...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: