Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Суперкубок – «Шинник»ныкы

Татарстан футбол федерациясе яңа сезонны Суперкубок өчен матч белән башлап җибәрде. Алабуганың үзәк стадионында республиканың узган елгы чемпионы «Шинник» (Түбән Кама) һәм Татарстан кубогы финалчысы «ДЮСШ-Спутник» (Әгерҗе) очраштылар. Дөрес, бу уенда «Шинник»ның көндәше башка команда - Татарстан кубогы иясе «Таролайт» (Казан) булырга тиеш иде. Әмма казанлылар чемпионаттан төшеп калу сәбәпле,...

Татарстан футбол федерациясе яңа сезонны Суперкубок өчен матч белән башлап җибәрде. Алабуганың үзәк стадионында республиканың узган елгы чемпионы «Шинник» (Түбән Кама) һәм Татарстан кубогы финалчысы «ДЮСШ-Спутник» (Әгерҗе) очраштылар.
Дөрес, бу уенда «Шинник»ның көндәше башка команда - Татарстан кубогы иясе «Таролайт» (Казан) булырга тиеш иде. Әмма казанлылар чемпионаттан төшеп калу сәбәпле, аларны Әгерҗе командасы алыштырды. Хәер, Григорий Калинин җитәкчелегендәге «Шинник»ка тегесе дә, монысы да куркыныч түгел. Татарстан футболында барлыкка килгәннән бирле әле бер мәртәбә дә призлы урыннарга чыкмыйча калмаган, алай гына да түгел, соңгы биш сезонның дүртесендә республика чемпионы булган «Шинник» бу юлы да үз югарылыгында калды. «ДЮСШ-Спутник»ны җиңеп, безнекеләр Суперкубокка ия булды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев