Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Стәрлетамакка бездән икәү бара

Түбән Каманың 14нче лицей укучысы, «Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүче Илшат Таһиров 1999-2000 елгы егетләр арасында татарча көрәш буенча Россия беренчелегенә бару хокукына ия булды. Моңа ул әле шушы көннәрдә генә Мамадыш районының Түбән Ушма авылында уздырылган Татарстан беренчелегендә 70 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендәге яшьтәшләре арасында җиңүе нәтиҗәсендә иреште. Илшат белән...

Түбән Каманың 14нче лицей укучысы, «Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүче Илшат Таһиров 1999-2000 елгы егетләр арасында татарча көрәш буенча Россия беренчелегенә бару хокукына ия булды.
Моңа ул әле шушы көннәрдә генә Мамадыш районының Түбән Ушма авылында уздырылган Татарстан беренчелегендә 70 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендәге яшьтәшләре арасында җиңүе нәтиҗәсендә иреште. Илшат белән бер командадагы Тү-бән Кама медицина көллияте укучысы Тимерхан Әмирханов 90 килограммга кадәрге үлчәүдә өченче призлы урынны алды. Калган көрәшчеләребезнең уңышлары алай югары булмау сәбәпле, Түбән Кама командасына ярышта катнашкан 44 шәһәр һәм район вә-килләре арасында җиденче урын белән канәгатьләнергә туры килде. Билгеле, монысы да начар түгел, әмма тренер Илнар Гәрәев әзерләгән яшь көрәшчеләрнең республика бәйгеләрендә югарырак урыннар алуына гадәтләнгән идек шул инде...
17-20 март көннәрендә Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә яшьләрнең милли көрәш буенча Россия беренчелеге узачак. Ул катнашучыларның яше буенча ике төркемдә оештырыла. 1999-2000 елгылар төркемендә Татарстан җыелма командасына Илшат Та-һировны керттеләр. Ә 2001-2002 елгылар арасында республика һәм Түбән Кама данын 2нче гимназия укучысы Динар Әүхәдиев яклаячак. «Туган як»та инде хәбәр ителгәнчә, мондый хокук аңа Биектауда үткәрелгән Татарстан беренчелегендәге җиңүе өчен бирелгән иде.
Нур Туганов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев