Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт

Спорт яңалыклары

БАСКЕТБОЛ. Курск шәһәрендә юниорлар арасында Россия беренчелегенең ярымфиналы узды. Татарстан Республикасының җыелма командасы составында Түбән Каманың 1нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән В.Дубинкин, Р.Козлов, С.Томашевский, Илнур һәм Инсаф Гарифуллиннар, А.Северьянов, А.Нуруллин тренерлары А.Гречишников җитәкчелегендә бу ярышларда катнашып, икенче урынны яулап алганнар. 
ТХЭКВОНДО. 10 февральдә Яр Чаллыда ачык шәһәр чемпионаты үтте. Түбән Каманың 5 нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән тренер Р.Габделбәров укучылары Богдан Шакиров, Альберт Беккер, Кристина Пучкова, Әймән Әхмәтшина беренче урыннарны алдылар. Тренер Р.Нәҗмиев укучысы Максим Гилаев, Савелий Роткин һәм Ренат Минһаҗев шулай ук бар көндәшләрен дә җиңгәннәр. 2005-2007 елгы кызлар арасында Зарина Хәсәшина җиңүче булган. 
ШАШКА. 26 нчы мәктәптә укучылар арасында узган шәһәр беренчелегендә 44 яшь уенчы катнашты. Беренче урынны Инсаф Ибраһимов (тренеры – К.Шәйхетдинов), өченче урынны Ярослав Корабейников (тренеры – Ф.Хөснетдинова) яулаганнар. Кызлар арасында беренчелекне – Зарина Сәхәпова (тренеры Р. Манова) һәм өченче урынны Катя Самохвалова (тренеры – Ф. Хөснетдинова) алганнар. 
ДЗЮДО.  17 февральдә «Ярыш» спорт залында шәһәр беренчелеге үтте. Ярышларда «Динамо» яшүсмерләр спорт мәктәбе, «Нефтехимик», «Шинник» һәм  «Олимп» командалары катнашты. Үз үлчәү авырлыкларында һәм яшь категорияләре буенча 13 җиңүче ачыкланды: алар – Данияр Хәсәнов, Нәфис Мәхмүтов,  Әмир  Сафуанов, Кәрим Сократуллин, Артур Шурпаев, Егор Хохлов, Данил Шәйхетдинов, Данияр Байбаков, Анна Чекалина, Арина Радионова, Даша Евдокимова, Александра Хуҗина һәм Александра Кудряшова.
АРМРЕСТЛИНГ. 13-17 февральдә Чехов шәһәрендә Россия беренчелеге узды. Түбән Каманың «Динамо» 5 нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән өченче урынны – Александр Кузнецов, икенче урыннарны – Руслан Мансимов (11 нче мәктәп укучысы) һәм Софья Волкова, беренче урынны Айрат Хәйбуллин яулады.
Фәрит ВАГЫЙЗОВ. «Туган як» газетасының спорт күзәтүчесе.   

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X