Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорттагы уңышлар

Мамадышка бардылар Равил Булатов җитәкчелегендәге спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр Мамадыш шәһәренә, ирекле көрәш буенча республика беренчелеге өчен ярышка барып кайттылар. Шәһәребезнең ирекле көрәш осталары, гадәттәгечә, бу ярышта да сынатмады. Үз авырлык үлчәүләрендә Артур Бикбауов (46 кг), Вугар Ибраһимов (50 кг) һәм Максим Щевель (76 кг) җиңү яуладылар, ә Алмаз Рәфыйков (50...

Мамадышка бардылар

Равил Булатов җитәкчелегендәге спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр Мамадыш шәһәренә, ирекле көрәш буенча республика беренчелеге өчен ярышка барып кайттылар. Шәһәребезнең ирекле көрәш осталары, гадәттәгечә, бу ярышта да сынатмады. Үз авырлык үлчәүләрендә Артур Бикбауов (46 кг), Вугар Ибраһимов (50 кг) һәм Максим Щевель (76 кг) җиңү яуладылар, ә Алмаз Рәфыйков (50 кг) өченче призлы урынны алды.

Тренерлары Илдар Булатов, Айдар Хөҗҗәтуллин һәм Олег Егоров үзләренең бу өйрәнчекләре белән горурлана ала.

Әлмәттән - уңыш белән

Узган шимбәдә Әлмәт шәһәрендә татар-башкорт милли спорт көрәше буенча Бөтенроссия турниры үткәрелде. Илнең 18 төбәгеннән (Башкортстан, Удмуртия, Марий-Эл, Кырым республикалары, Ямал-ненец автономияле округы, Саратов, Ульяновск өлкәләре һ.б.) иң оста көрәшчеләр җыелган бу бәйгедә яшьләр дә, зурлар да бил алышты. Гомуми нәтиҗәләр буенча, Татарстан җыелма командасы бәхәссез җиңү яулады. Моңа Түбән Каманың «Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүчеләр дә лаеклы өлеш кертте. Рес-публика җыелма командасында безнекеләр өчәү иде һәм аларның берсе дә буш кул белән кайтмады. Яшьләр (1997-1998 елгылар) арасында үз авырлык үлчәүләрендә Илмир Хәкимханов (60 кг) һәм Эрик Мәхмүтов (75 кг) беренче урыннарны алдылар. Ә зурлар көндәшлегендә Радик Сәлахов (90 кг) өченче призер булды. Көрәшчеләребезнең бу уңышларын тренерлары Илнар Гәрәев һәм Расиф Гыйльманов та уртаклашалар.

 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев