Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт

Бадминтон

Омск шәһәрендә яшүсмерләрнең Рәсәй беренчелеге үтте.  Анда 136 яшь  спортчы катнашты. Түбән Каманың «Батыр» яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы 3 нче урынга лаек булды.  Команда составында Степан Волков (тренеры Д. Волков); Ксения Халаимова һәм Анастасия Исаева (тренерлары О. Юрова) бик уңышлы чыгыш ясадылар. 
Волейбол. Яр Чаллыда 2007-2008 нче елгы кызлар арасында яңа ел алды турниры булып узды. Дүрт команда арасында Түбән Каманың «Батыр» яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы 3 нче урынны алды.
ХОККЕЙ. 17 декабрьдә Түбән Каманың  Боз сараенда «Нефтехимик» һәм «Трактор» командалары очраштылар (0:1). 6 нчы минутта көндәшләрнең хоккейчысы И. Никитин безнең капкага алка ташлады. «Нефтехимик» күп мәртәбә атакага ташланып карады, ләкин 4 минут штраф аркасында ике периодта көндәш хоккейчылар аз санда уйнасалар да, «Трактор»ның оборонасын җимерә алмады. Трибуналар тулы иде. Тамашачылар техника һәм оешканлык ягыннан уенда Чиләбе хоккейчыларының өстенлекле булуы бәхәссез икәнлеген күреп тордылар. 
Ә 19 декабрьдә «Автомобилист» командасы белән уен булды. «Нефтехимик» 1:2 исәбе белән Екатеринбург командасына оттырды.  
Бүген, 21 декабрьдә, «Нефтехимик» һәм «Металлург»  командалары очраша. 
Материалларны газета өчен Фәрит ВАГЫЙЗОВ әзерләде.   
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев