Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт

Спорт яңалыклары

ВОЛЕЙБОЛ. Кама Аланында  волейбол буенча «Бердәм Россия» кубогына VIII яшүсмерләр муниципаль турниры узды. Анда 4 команда катнашты. Беренчелекне Кама Аланы, икенче һәм өченче урыннарны Түбән Уратма һәм Кызыл Чапчак спортчылары яулады. Марат Пакреев, Айнур Фәрахшин һәм Мөдәррис Каюмов турнирның «Иң яхшы уенчылары» дип табылды. 
ХОККЕЙ. 21 гыйнварда Хельсинки шәһәрендә «Нефтехимик» командасы җирле «Йокерит» клубы хоккейчылары белән очрашты. Финляндия башкаласындагы уеннарда безнең команда 3 тапкыр оттырган иде. Ә бу юлы «Нефтехимик» фин хоккейчыларын 2:1 исәбе белән җиңде! Шайбаларны безнең һөҗүмчеләр Илдар Шиксатдаров һәм Павел Порядин керттеләр. 23 гыйнварда «Нефтехимик» Сочи шәһәрендә җирле «Сочи» командасы белән очраша. 
БОКС. Казанда 2003-2004 елгы яшүсмер боксчылар арасында Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Ярышларда Кама Аланындагы 5 нче яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Динар Миңнеголовның биш укучысы уңышлы чыгыш ясадылар. 80 кг үлчәүдә Данил  Кузнецов – өченче урынны, 48 кг үлчәүдә Виктор Чачакаев бишенче урынны алды. Ә Түбән Каманың яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Владимир Королев 66 кг үлчәүдә  икенче урынны яулады.
Материалларны газета өчен Фәрит ВАГЫЙЗОВ әзерләде.   
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев