Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт

Спорт гимнастикасы.

Түбән Каманың беренче яшүсмерләр спорт мәктәбендә спорт гимнастикасы буенча республика ярышлары үтте. Өченче яшүсмерләр разряды программасында малайлар арасында Ратмир Басыйров, икенче разряд программасында Дмитрий Зиннәтҗанов, беренче разряд программасында Илгиз Каюмовлар 1нче урыннарны алдылар.
Кызлар арасында икенче разряд програмасында Илүзә Каюмова 1 нче, өченче разряд программасында Дарина Журавлева 3 нче урынга лаек булган. 
Бокс. «Батыр» комплексында Түбән Каманың шәһәр беренчелеге узды. 5 нче яшүсмерләр спорт мәктәбеннән 16 боксчы катнашып, 8 призлы урын алдылар. Азат Әхмәдиев, Вадим Карасев, Сергей Анисимов, Дмитрий Силайчев, Рамазан Рыцов, Ильяс Йосыпов, Руслан Абзалов һәм Данил Кузнецов үз үлчәү һәм яшь категорияләрендә «Чемпионат җиңүчеләре» исемнәрен яуладылар.
Тхэквондо. «Ярыш» спорткомплексында тхэквондо (ВТФ) буенча яшүсмерләр беренчелеге узды. Үз үлчәү һәм яшь категорияләрендә  5 нче яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Карина Шакирова, Зарина Хәсәншина һәм  Марат Хәкимов – беренче; Булат Чернышов белән Айнур Фәйзулин – икенче, Камилә Бояр өченче урыннарга ия булдылар (тренерлары – Р. Насмеев һәм А. Кузяхметов). 
Кудо. Түбән Новгородта Идел буе федераль округының Кудо буенча чемпионаты узды. 3 нче яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары  Айнур Усманов – беренче, Никита Костин – икенче, Марсель Усманов өченче урынны алганнар. Тиздән алар Мәскәүдә безнең республика командасы составында чыгыш ясаячаклар.
Материалларны газета өчен Фәрит ВАГЫЙЗОВ әзерләде.   

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев