Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт

ШАХМАТ.

7-9 декабрьдә Баулыда  Р.Г.Нәҗметдинов истәлегенә багышланган Кама аръягы Гран-при турниры узды.  Өлкән яшьтәгеләр төркемендә Түбән Кама командасы составында булган Әмир Закиров, Илнур Зиннәтуллин, Сергей Петров һәм Ирина Коровина икенче урыннарны алдылар. Шулай ук ел нәтиҗәләре буенча тренер Камил Шәйхетдинов командасы Зур Кубок яулады. 
БАСКЕТБОЛ. Ижау шәһәрендә баскетбол буенча регионара турнир узды. Ярышларда 10 команда катнашты. Түбән Камадан тренер А. Сойилова җитәкләгән 1 нче балалар-яшүсмерләр мәктәбе хатын-кызлар командасы 6 нчы урынны алды. Турнир нәтиҗәләре буенча, Эвелина Ангарова команданың иң яхшы уенчысы дип табылган. 
ТХЭКВОНДО. Казанда тхэквондо буенча XI Бөтенроссия турниры үтте. Анда Россиянең 60 регионыннан 1500 спортчы көч алышкан. Түбән Каманың 5 нче балалар-яшүсмерләр мәктәбе командасын 3 тренер – Рөстәм Габделбәров, Андрей Кузахметов һәм Руслан Насмиев җитәкләгән. 52 килограммлы үлчәү категориясендә Диана Зотина – II урын, Виктория Климова III урын алган. Егетләр арасында Роман Зайцев бик уңышлы чыгыш ясаган: 74 килограммга кадәр булган үлчәү категориясендә беренче урынны алып, Россиянең мастер спорты нормативын үтәгән.  Ә 2001-2003 елгы юниорлар арасында Данил Осин III урын алган.
КИКБОКСИНГ. Уфа шәһәрендә кикбоксинг буенча «Фуллконтакт» һәм «К1фа» дисциплиналарында Россия кубогы  һәм халыкара спорт мастеры Елена Логункова истәлегенә багышланган Бөтенроссия  ярышлары узды. Үз категорияләрендә һәм яшь төркемнәрендә Әлим Хайтов – беренче, Вадим Кузьмин икенче һәм Рөстәм Сөләйманов өченче урыннарны яулаганнар. Егетләрнең  тренерлары – Илнур Гарипов, Руслан Зарипов һәм Рузил Дәүләтшин. Афәрин, егетләр! 
АРМРЕСТЛИНГ.  7-9 декабрьдә  Пермьдә  армрестлинг буенча Идел буе федераль округы чемпионаты үткәрелгән. 60 килограммлы үлчәүдә Наил Хисмәтуллин – икенче, 65 килограммлы үлчәүдә Шамил Хәкимов, 50 килограммлы үлчәүдә Айрат Хәйбуллин, 70 килограммлы үлчәүдә Руслан Мансимов (11 нче мәктәп укучысы), 70 килограммнан артык үлчәү категориясендә Альберт Хәсәнов 1 нче урыннарны алганнар. Призер спортчыларның тренерлары: Р. Харисов, Э. Гумин һәм В. Пергушев.
ПЕЙНТБОЛ. 8 декабрьдә «Стрелок» пейнтбол клубында эшче яшьләр арасында Ватан батырлары көненә багышланган турнир үткәрелде. Анда  барысы 5 команда катнашкан. «ТАНЕКО» АҖ командасы – беренче,  «ТГК-16» ААҖ командасы – икенче һәм «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ командасы өченче урынга чыкканнар.
Материалларны газета өчен Фәрит ВАГЫЙЗОВ әзерләде.   
Фотода: шахматчы Ирина Коровина.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев