Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт

ХОККЕЙ.

1 декабрьдә  «Нефтехимик» хоккей командасы «Северосталь» командасы белән очрашты һәм 2:3 исәбе белән оттырды. 4 декабрьдә Минск шәһәрендә «Динамо» командасын 2:1 исәбе белән җиңделәр. Команда өчен бик әһәмиятле бу уенда шайбаларны Дамир Шәрипҗәнов һәм Юусо Пуустинен керттеләр. Чираттагы матч «Витязь» командасы белән Подольск шәһәрендә узачак. 
ШАХМАТ. 1-2 декабрьдә Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә Гөлнара Рәшитова истәлегенә багышланган шахмат турниры узды. Анда 103 шахматчы катнашты. Призлы урыннарны күбрәк тренер К.Шәйхетдинов шахматчылары яулады: 2018 елгылар һәм өлкәнрәк яшьтәгеләр арасында Ирина Коровина, 2001-2007 елгы кызлар арасында Зәринә Әмирова, 2008-2009 елгы малайлар арасында Әмир Хәертдинов, 2008-2009 нчы елгы кызлар арасында Камилла Юссиниеми беренче урынны алдылар. Ә менә 2010 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында 3 нче призлы урынны  тренер А.Шәвәлиевә укучысы Рената Коровина яулаган (ул Иринаның сеңлесе,15 нче мәктәпнең 1 нче сыйнфында укый).
БАСКЕТБОЛ. Түбән Новгородта юниорларның баскетбол буенча Россия беренчелегенә регионара ярышлары узды. Анда 80 спортчы һәм 7 команда  катнашты. Тренер А.Гречишкин җитәкчелегендәге 1 нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы 5 нче урынны яулады. 
БОКС. Казанда хатын-кызларның бокс буенча республика ярышлары үтте. Түбән Кама командасыннан Айгөл Шакирова һәм Светлана Романова үз үлчәү категорияләрендә 1 нче урыннарны алганнар. Кызлар диплом, медаль һәм кубоклар белән бүләкләнгән. Алар Татарстанның җыелма командасы составына кертелгәннәр. Спортчыларның тренеры – 5нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе педагогы Руслан  Гыйрфанов.  
1 декабрьдә 5 нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе спорт залында Түбән Кама, Чистай  һәм Кама Аланы командалары очрашты. Тренер Динар Миңнеголов боксчылары Рамазан Әбүзәров, Данил Анисимов, Роман Демидов, Алмаз Заеров, Самат Мөбарәкшин, Тимур Антропов, Сергей Анисимов, Александр Фролов һәм Рамазан Рыцов үз үлчәү һәм яшь категорияләрендә беренче урыннарны алганнар. 
СПОРТ ГИМНАСТИКАСЫ. 2 декабрьдә Казанда Олимпия чемпионнарының спорт гимнастикасы буенча  ачык мастер-класслары узды. Бу кызыклы чарада Түбән Камадан 1 нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең 17 яшь спортчысы катнашкан. Очрашуга өч тапкыр Европа һәм дөнья, ике тапкыр Олимпия уеннары чемпионы – Алексей Немов; Европаның һәм дөньяның ике тапкыр абсолют чемпионы, ике тапкыр Олимпия уеннары чемпионы – Светлана Хоркина; дөнья һәм Олимпия чемпионы Николай Крюков; Олимпия чемпионы Елена Шевченко килгән иде. Алар яшь спортчылар белән эстафеталар, кызыклы ярышлар, мастер-класслар уздырган.
Материалларны газета өчен Фәрит ВАГЫЙЗОВ әзерләде.   
Фотоларда: хоккейчылар хәлиткеч матч алдыннан; шахматчы Ирина Коровина (11 нче мәктәпнең 11 сыйныф укучысы).
Фотолар «Нефтихимик» клубының матбуган хезмәтеннән алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев