Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт

Спорт яңалыклары

«ЗУР» ХОККЕЙ. «Нефтехимик» спортчылары 3 февральдә Түбән Новгородта «Торпедо» командасы белән узган очрашуны гаять зур көч куеп 3:2 исәбе белән тәмамладылар. Җиңү шайбасын яшь һөҗүмче Марат Хәйруллин кертте. Шулай ук «Нефтехимик»ның форвардлары Павел Порядин һәм Йоонас Няттинен үзләренең шәхси снайпер исәпләренә 2 алка өстәделәр. 11 февральдә безнең хоккейчылар Чиләбедә «Трактор» белән очраша. 
«КЕЧЕ»ХОККЕЙ. Февральнең беренче якшәмбесендә Кама Аланының «Олимпия» боз сараенда 2002 елгы яшүсмерләр командаларының Татарстан беренчелегенә чираттагы календарь матчы узды. Кама Аланының «Олимп» командасы Җәлил бистәсеннән килгән «Яшьлек» командасын рекордлы 9:6 исәбе белән җиңде! 
ШАХМАТ. 25 гыйнвардан 3 февральгә кадәр шәһәр беренчелегенә ярыш узды. Турнирда  86 бала катнашты. Беренче урынны Александр Шаманский яулаган (тренеры – К. Шәйхетдинов). 
ШАШКА. Казанда 100 шакмаклы шашкалар буенча Татарстан яшүсмерләренең шәхси беренчелеге узды. 13 яшьлекләр арасында Түбән Камадан Данил Тараторин  һәм Руфина Хәбибуллина дүртенче урыннарны алганнар.
БАДМИНТОН. Казанда Татарстан кубогының 1нче финал этабы үтте. Анда республиканың 20 районыннан 260 яшь спортчы катнашты. Түбән Камадан да өч команда барган иде. 2005 елгылар һәм аннан да яшь бадминтончылар арасында парлы һәм катнаш командаларда Степан Волков – беренче, ә кызлар арасында Анастасия Исаева өченче урыннарны алганнар (тренерлары Д. Волков һәм О.Юрова).
БОКС. Республикабыз башкаласында Татарстан юниорлары  спартакиадасы үтте. Түбән Каманың 5 нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Руслан Гыйрфановның укучысы Александр Фролов призлы өченче урынны яулаган. Тренер Александр Акулинның укучысы Данил Гарифуллин 52 кг үлчәү категориясендә беренче урынга чыккан. 3 нче яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Хөршәд Сәхибов – икенче, Илгиз Кәлимуллин өченче урыннарны алганнар (тренерлары И. Пушканов, Р.Талипов һәм Я. Боряшин). 
ИРЕКЛЕ КӨРӘШ. «Ярыш» спорт манежында 35 команда катнашында Бөтенроссия турниры узды.  Анда хәтта Казахстаннан да килгәннәр иде. 27 кг авырлык үлчәвендә беренче урынны – Максим Соловьев (тренеры Л.Исламова), 47 кг үлчәүдә икенче урынны –  Кәрим Кириев (тренеры Ю. Ильин), 60 кг үлчәүдә – Олангир Бобокәримов (тренеры И. Булатов) яулаган. 
Фәрит ВАГЫЙЗОВ. «Туган як» газетасының спорт күзәтүчесе.   

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев