Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт

Спорт яңалыклары

ХОККЕЙ. 29 гыйнварда «Нефтехимик» командасы «Сочи» хоккейчылары белән очрашты. Кызганычка каршы, безнең спортчылар 0:1 исәбе белән оттырдылар. Кунакларның безнең капкага тагын да күбрәк шайба кертүләреннән «Нефтехимик» капкачысы Илья Ежовның җитезлеге генә коткарып калды. «Нефтехимик» 3 февральдә Түбән Новгород шәһәрендә «Торпедо» командасы белән уйный. 
БАСКЕТБОЛ. Казанда В.О.Никитин истәлегенә багышланган республика турниры узды. 6 команда арасындагы кискен ярышларда Түбән Каманың 1нче яшүсмерләр спорт  мәктәбе командасы дүртенче урын яулады. Турнир нәтиҗәләре буенча, Елизавета Бәшәрова «иң яхшы уенчы» дип табылган. 
ТХЭКВОНДО. 25-27 гыйнварда Түбән Камада  5 нче яшүсмерләр спорт мәктәбендә тхэквондо (ВТФ) буенча 1999-2003 елларда туган яшьләр арасында Татарстан беренчелеге үткән. Җиде төбәктән 80 спортчы катнашкан ярышларда 5 нче яшүсмерләр спорт мәктәбенең 2 тхэквондочысы – Диана Зотина (тренеры Р.Нәсмиев) һәм Роман Ребров (тренеры Р.Габделбәров) 3 нче лаеклы урыннарны алганнар.
СПОРТ ГИМНАСТИКАСЫ.  Түбән Камада матур традициягә кергән  В. Высоцкийга багышланган «Үз юлым» («Своя колея»)  концерты 26 гыйнварда аншлаг белән узды. Башкала кунаклары арасында танылган актерлар Александр Домогаров, Валерия Ланская, Гоша Куценко, Екатерина Гусева, Сергей Гармаш һәм Анастасия Макеевалар бар иде. «Песни нашего века» ансамбле һәм «Глобалис» оркестры белән бергә, шулай ук  сәхнәдә  шәһәребезнең 1 нче яшүсмерләр спорт мәктәбеннән гимнастлар Ралиф Гайнуллин, Сәйдәш  Мортазин  Радмир Шакиров, Илназ Каюмов һәм Данил Чувашов чыгыш ясадылар (фото). 
БАДМИНТОН. Саратовта «Хрусталь волан» дип аталган Бөтенроссия ярышларында 14 төбәктән 176 спортчы  катнашкан. Яшьтәшләре арасында Түбән Камадан Степан  Волков, Софья  Барова  һәм  Диана  Котова  өченче урыннарны алганнар.
КУДО. Чемпионат Самара өлкәсендә  узган. Анда  Түбән Камадан 3 нче яшүсмерләр спорт мәктәбеннән зур команда уңышлы чыгыш ясаган. Үз категорияләрендә Айнур Усманов  – беренче;  Никита Костин, Фәнил һәм Руслан Фәрвазовлар – икенче,  Әминҗан Әхмәдов, Николай Плеханов һәм Виктор Поляков өченче урынга чыкканнар. 
Фәрит ВАГЫЙЗОВ. «Туган як» газетасының спорт күзәтүчесе.   
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев