Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт

ТХЭКВОНДО

25 ноябрьдә Чабаксарда тхэквондо буенча регион ярышлары узды. Түбән Камадан 5 нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Руслан Нәҗмиев укучылары уңышлы чыгышлар ясадылар. 2005-2007 елгы яшь спортчылар арасында  Булат Чернышев һәм Карина Шакирова, 2008-2009 елгылар арасында Ренат Минһаҗев һәм Тимергали Рәҗәпов, 2010-2011 елгылар арасында Рамзан Мәрдәнов һәм Айдар Бояр, 2012-2013 елгылар арасында Данил Нәҗмиев беренче урыннарны алдылар. Шулай итеп, Түбән Кама һәм Кама Аланы командалары гомуми исәптә беренче урынны яуладылар. 
ВОЛЕЙБОЛ. Уфада 2005-2006 елгы кызлар арасында турнир узды. Катнашкан 8 волейболчылар командасы уеннарында А. Граханцева җитәкләгән Түбән Кама командасы җиңүче дип табылды.
БАДМИНТОН. 24 ноябрьдә Түбән Камада Татарстанның Кама аръягы лигасы ярышлары узды. 6 команда катнашында узган бәйгеләрдә Түбән Каманың 2004 елгы яшь категориясендәге спортчылар командасы беренче урынны, 2003 елгы яшь категориясендәге уенчылар командасы икенче урынны яулаганнар.
СПОРТ ГИМНАСТИКАСЫ. 12-18 ноябрьдә Пензада спорт оешмаларының Бөтенроссия юниор ярышлары узган. Түбән Камадан Станислав Исаев 16 нчы, Вадим Белов 32 нче урыннарны алганнар. Команданы Дмитрий Матвеев һәм Игорь Белуженков әзерләгән. 
БОКС. 22-23 ноябрьдә «Факел» спортзалында бокс буенча Түбән Каманың атказанган тренерлары истәлегенә багышланган турнир узды. Турнирны тантаналы ачып җибәрү чарасында күп ветераннар катнашты. Яшь буенча һәм үз үлчәү авырлыкларында 12 малай һәм егет призлы урыннарны алдылар: Әмир Басыйров, Илдар Газизов, Павел Сидоров, Илья Федотов, Айшат Басыйров, Булат Әһлиуллин, Илгиз Кәлимуллин, Никита Соколов, Андрей Акулин, Илнур Закиров, Илфар Галиев һәм Олег Әбделмәнов.
Материалларны Фәрит ВАГЫЙЗОВ әзерләде.


 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев