Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

СПОРТ

СПОРТ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ХОККЕЙ. 16 гыйнварда «Нефтехимик» командасы «Трактор» хоккейчылары белән очрашты һәм 3:4 исәбе белән оттырды. Ә 21 гыйнварда «Автомобилист» командасы белән узган уенда җиңүгә ирешергә өмет зур иде, тик матч азагында узган буллитлар безнең файдага булмады. Уен 1:2 исәбе белән тәмамланды һәм безнең команда турнир таблицасында һаман 10 нчы – азактан өченче урында кала бирә.
БОКС. Казанда бокс буенча юниорларның Татарстан беренчелегендә республиканың төрле төбәкләреннән 73 спортсмен җыелды. Түбән Камадан 5нче спорт мәктәбе укучысы Руслан Абзалов, 8 нче спорт мәктәбе укучылары Наил Гыйләҗев, Салават Кәлимуллин һәм Данил Кузнецов 3 нче призлы урыннарны яулаганнар.
БАСКЕТБОЛ. Мәскәүдә баскетбол буенча Бөтенроссия ярышларының ярымфиналы үтте. Дүртенче урын алган Татарстан җыелма командасы составында Түбән Камадан 1 нче спорт мәктәбе укучысы Елизавета Бәширова уңышлы чыгыш ясаган.
Фәрит ВАГЫЙЗОВ, «Туган як» газетасының спорт күзәтүчесе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев