Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт

Спорт яңалыклары

ХОККЕЙ. 9 апрельдә «Ковер» яшьләр үзәгендә җанатарлар «Нефтехимик» хоккей клубы уенчылары белән очраштылар. Хоккейчылар яңа сезонга ничек әзерләнүләре һәм үзләренең спорт биографияләре турында сөйләделәр, яшь җанатарларларга автографларын өләштеләр. Очрашуда 57 яшүсмер, шулай ук Татарстан кадетлар корпусы укучылары катнаштылар.   
ШАШКАЛАР. Түбән Камада 22 яшүсмерләр клубы һәм 85 укучы катнашында шашкалар буенча ярышлар уздырылды. Атна буе барган бәйгеләрдә «Олимпия» клубы – беренче, «Романтик» – икенче, «Гайдаровец» өченче урыннарны яулап алдылар. Шәхси беренчелектә һәм командалар арасында призлы урыннарга лаек булучылар дипломнар белән бүләкләнделәр. 
БОКС. Кама Аланы бистәсендә ТАССР төзелүгә 100 еллыкка багышланган бокс ярышлары үткәрелде. Республикабызның төрле төбәкләреннән 82 яшь боксчы килгән иде. Түбән Каманың 5 нче яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Руслан Гыйрфанов һәм Динар Миңнеголов укучылары бик уңышлы чыгышлар ясадылар. Беренче урыннарны Айнур Хәлимәтов, Тимур Антропов, Азат Әхмәдиев, Дмитрий Силайчев, Руслан Афзалов, Владимир Кармачев һәм Даниил Анисимовлар алганнар.
АРМРЕСТЛИНГ. Түбән Камада «Ярыш» спортзалында армрестлинг буенча шәһәр беренчелеге узды. «Динамо» спорт мәктәбеннән Дәниф Галиуллин, Артур Бәшәров, Кирилл Матвеев, Дамир Нургалиев һәм Данил Нәбиуллин беренче урыннарны яулаганнар. Юниоркалар арасында Айзилә Хәйруллина, Марта Волкова һәм Ксения Кривлевалар – икенче, Гүзәл Нуриева өченче урынга лаек булганнар.
СПАРТАКИАДА. «Батыр» спорткомплексында Татарстан прокуратура хезмәткәрләренең VIII нче спартакиадасы уздырылды. Түбән Кама командасы беренче урынны алган. Йөзү ярышларында Руслан Гәрәев, гер күтәрүдә Ришат Садыйков, бадминтонда Айрат Сәйфетдинов, 100 м йөгерүдә Елена Никитина,  шахмат ярышларында  Михаил Карабашев, мини-футбол һәм волейбол бәйгеләрендә безнең җыелма команда беренче урыннарга ирешкән. Икенче урынны – Яр Чаллы, өченче урынны республиканың төньяк-көнчыгыш районнарының җыелма командалары алганнар.
Фәрит ВАГЫЙЗОВ, «Туган як» газетасының спорт күзәтүчесе.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев