Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

СПОРТ

Спорт яңалыклары

ХОККЕЙ. 28 октябрьдә «Нефтехимик» КХЛ чемпионатында «Адмирал» (Владивосток) командасы белән очрашты. Уенның беренче яртысында безнең команда кунакларга 0:3 исәбе белән оттыра иде. Тик «Нефтехимик» уенчылары 2 нче период уртасында үзләрен кулга алып һәм зур ихтыяр көче күрсәтеп, яңадан-яңа һөҗүмнәргә ташландылар. Ниһаять, 30 нчы минутта Мэтт Уайт кунаклар капкасына җавап алкасы кертә алды. Ә өченче период башында бары тик 3 минут һәм 30 секунд эчендә көндәшләр капкасына бер-бер артлы 3 (!) алка ташлап, безнең һөҗүмчеләр Якоб Берглунд, Тимур Шәрифҗанов һәм Зак Митчелл «Нефтехимик»ны алга чыгардылар. Шулай итеп, турнир таблицасында безнең команда җиденче урынга күтәрелде. 30 октябрьда «Нефтехим Арена» боз сараенда «Амур» (Хабаровск) командасы белән уен узды. «Нефтехимик» командасы көндәшләрен 4:3 исәбе белән отты.
ТХЭКВОНДО. Тольяттида тхеквондо буенча V халыкара «Җиңелмәс держава» турниры узды. Ярышларда Россиянең 16 регионыннан командалар катнашты. Түбән Каманың 5 нче спорт мәктәбе укучысы Рафаэль Габделхаков (фотода) 2009 елгы яшүсмерләр арасында өченче призлы урынны яулады (тренеры – Р.Нәҗмиев).
БАДМИНТОН. Омск шәһәренә бадминтон буенча шәхси һәм команда беренчелегенә Россиянең төрле төбәкләреннән 128 яшь спортчы килгән иде. Татарстан Республикасы командасы беренче урынны яулады. Аның составында Түбән Каманың «Батыр» спорт мәктәбеннән Степан Волков һәм Анастасия Исаева бар иде. 2007 елгы яшүсмерләр арасында Степан шәхси зачетта – «көмеш», парлы чыгышта «алтын» медальгә лаек булган. Ярышларга призерларны тренерлар Дмитрий Волков һәм Ольга Юрова әзерләгәннәр.
ГРЕК-РИМ КӨРӘШЕ. Зәйдә танылган СССР спорт мастеры И.Минһаҗев истәлегенә багышланган зур турнир оештырылды. Түбән Камадан «Динамо» спорт мәктәбе укучылары келәмдә сынатмадылар һәм нәтиҗәле чыгышлар ясадылар: үз авырлык үлчәүләрендә Роман Никитин һәм Илнур Ибраһимов – икенче, Александр Догадин һәм Андрей Кутилин өченче призлы урыннарны яуладылар.
СПОРТ ГИМНАСТИКАСЫ. Яр Чаллыда Россия гимнастикасы көненә багышланган шәхси-команда ярышлары узган. Татарстанның 5 командасы арасында безнең шәһәрдән тренер Андрей Тудияровның 1нче спорт мәктәбе укучылары дүртенче урынга чыкканнар. Шәхси исәптә 1нче спорт разряды буенча Никита Гурьянов – икенче, Даниил Тихонов – дүртенче, Руслан Гайнетдинов бишенче урыннарны алганнар.
Фәрит ВАГЫЙЗОВ, «Туган як» газетасының спорт күзәтүчесе

Фото Р. Нәҗмиевнең шәхси архивыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев