Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

СПОРТ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ХОККЕЙ.

Узган атнада «Нефтехимик» командасы КХЛ лигасының турнир таблицасында ике урынга югары күтәрелде. Безнең хоккейчылар 20 октябрьда «Динамо» (Рига) командасын 2:1, ә 22 октябрьда «СКА» (Петербург) командасын 3:2 исәбе белән җиңделәр. Киләсе матч «Северсталь» (Череповецк) командасы белән узачак.
ТХЭКВОНДО. Татарстан башкаласында тхэквондо буенча 2005-2007 елгы яшүсмерләр арасында республика турниры узды. Ярышларда Казан, Түбән Кама, Алабуга, Киров, Менделеевск, Новочебоксарск, Ульяновск, Түбән Новгород һәм Волгоград шәһәреннән килгән командалар көч сынашты. Безнең шәһәр командасыннан 5 нче спорт мәктәбе укучылары Камилә Бояр һәм Рафаэль Габделхаков үз яшьтәшләре арасында – беренче, Ренат Минһаҗев һәм Зарина Хәсәншина – икенче, Карина Шакирова өченче урыннарны яулаганнар.
БОКС. Алабугада ТАССРның 100 еллык юбилеена багышланган региональ бокс турниры узды. Ярышларда республикабызның төньяк-көнчыгыш районнарыннан 400 дән артык яшь спортчы катнашты. Түбән Каманың 5 нче спорт мәктәбеннән 4 укучы – Владимир Кармачев, Даниил Анисимов, Самат Мөбарәкшин һәм Сергей Анисимов өченче призлы урыннарны алганнар. 3 нче спорт мәктәбе командасыннан 7 яшь боксчы шулай ук өченче урыннарга чыккан. Ә Артур Заболотский (11 нче мәктәптә укый) үз үлчәвендә көндәшләрен җиңеп, беренче урынга лаек булган.
БАДМИНТОН. Казанда яшүсмерләр арасында республика Кубогы ярышларына 256 спортчы килгән иде. Түбән Кама командасы бик уңышлы чыгыш ясады. 2004 елгы кызлар арасында Дарья Шипкова һәм Алина Имаева пары беренче урынны алды (тренерлары Дмитрий Волков). Шулай ук үз яшьтәшләре арасында Анастасия Исаева һәм Степан Волков икенче урыннарны яулаганнар.
ШАХМАТ. 2 нче гимназиядә шәһәр администрациясе башлыгы Кубогына XII нче ачык турнир үтте. 2002-2007 елгы яшүсмерләр арасында Әмир Закиров – беренче, Илнур Зиннәтуллин өченче урынга чыккан. Шушы яшь категориясендәге кызлар арасында Зарина Әминова – беренче, Камилә Юссинниеми икенче урынны алган. 2009 елгы кызлар арасында Наилә Гыйләҗева җиңүче булган, егетләр арасында Сөләйман Лотфуллин икенче урынга чыккан. 2011 елгы малайлар арсында Андрей Волков җиңгән, өченче урынны Александр Ефимов алган (тренерлары – Камил Шәйхетдинов).
БАСКЕТБОЛ. Казанда 2007 елгы яшүсмерләр арасында республика ярышларында Түбән Камадан тренер Людмила Панягина җитәкләгән 1нче спорт мәктәбе командасы икенче урынны яулаган.
Фәрит ВАГЫЙЗОВ, «Туган як» газетасының спорт күзәтүчесе.
Фото «Нефтехим» спорткомплексы сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев