Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

СПОРТ ЯҢАЛЫКЛАРЫ ТУРЫНДА

БАСКЕТБОЛ. Әлмәттә 15-16 майда Татарстанның баскетбол лигасы чемпионаты узды.

Түбән Камадан 1 нче спорт мәктәбеннән финалда ике команда катнашты. 2008 нче елгы кызлар һәм 2006 нчы елгы егетләр командалары беренче урыннарны яулаганнар. Ярышларга баскетболчыларны тренерлар Венера Гиниятова һәм Алишер Сойилов әзерләгәннәр.
ҖИҢЕЛ АТЛЕТИКА. 14 майда «Нижнекамская правда» газетасы призларына Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган җиңел атлетика эстафетасы үтте. Анда 44 команда составында 700 дән артык төрле яшьтәге спортчы чыгыш ясады. Оешмалар арасында НКНХ-1 һәм НКНХ-2, мәктәпкәчә балалар учреждениеләре һәм МЧС командалары призлы урыннарга лаек булдылар. Мәгариф идарәсе буенча 35 нче лицей – беренче, 3нче мәктәп – икенче, 25 нче гимназия өченче урыннарга чыкканнар. Югары һәм махсус уку йортлары арасында НХТИ, педагогика һәм нефть-химиясе көллияте спортчылары призлы урыннарга лаек булганнар. Иң тиз йөгерешчеләрне дистанциясе 800 метр булган беренче этапта ачыклаганнар: НКНХ спортчысы Дмитрий Никитин, 24 нче лицей укучысы Инсаф Ибраһимов, педагогика көллияте студенты Артур Кузьмин һәм ветераннар командасы вәкиле Вячеслав Петровка махсус бүләкләр тапшырылган.
ТХЭКВОНДО. Чабаксарда Идел буе федераль округының тхэквондо буенча турниры узды. Ярышларга Башкортстан, Татарстан, Чувашия һәм башка төбәкләрдән 673 спортсмен килгән иде. Түбән Каманың 5 нче спорт мәктәбеннән җиде яшүсмер келәмдә яшьтәшләре белән көч сынашты. 55 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә Виктория Климова көмеш медальгә лаек булган (тренеры – Андрей Кузяхметов).
ВБЕ (КӨНЧЫГЫШ СУГЫШЧАН КӨРӘШ). Рязаньда «Евпатий Коловрат кубогы»на көнчыгыш көрәш буенча Бөтенроссия чемпионатында Түбән Камадан 3 нче спорт мәктәбе укучылары катнашып, күп призлы урыннарны алганнар. Алар арасында Александр Меркурьев, Георгий Паньков, Роман Бердников, Булат Әюпов, Никита Трофимов, Павел Тиханушкин, Данил Иванов, Александр Шуклин һәм Максим Кузнецов бар.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев