Туган як

Спорт яңалыклары

Ярый әле, көчле кызлар бар... Түбән Кама районының армспорт (кул көрәштерү) осталары, авыл командалары арасында Татарстан беренчелеге өчен ярышта катнашты. «Сәламәтлек» спартакиадасы программасына кергән бу ярыш Арчада үткәрелде, анда республикабызның 17 районыннан килгән спортчылар көч сынашты. Түбән Кама районының җыелма командасы Каенлы, Кызыл Чапчак, Шәңгәлче, Сухрау, Афанас, Ширәмәт, Кармалы һәм...

Ярый әле, көчле кызлар бар...
Түбән Кама районының армспорт (кул көрәштерү) осталары, авыл командалары арасында Татарстан беренчелеге өчен ярышта катнашты.
«Сәламәтлек» спартакиадасы программасына кергән бу ярыш Арчада үткәрелде, анда республикабызның 17 районыннан килгән спортчылар көч сынашты. Түбән Кама районының җыелма командасы Каенлы, Кызыл Чапчак, Шәңгәлче, Сухрау, Афанас, Ширәмәт, Кармалы һәм Иске Чишмә авыл җирлекләрендә яшәүчеләрдән тупланган иде.
Ярышта ирләр дә, хатын-кызлар да катнашты. Районыбызның ирләр командасы тугызынчы урыннан югарырак күтәрелә алмады. Аның каравы, хатын-кызларыбыз командасы - призлы өченче урында! Аларның бу уңышына Олы Аты кызы Ирина Наумова һәм Иске Чишмәдән Ольга Сафронова иң зур өлеш керттеләр. Ирина үз үлчәвендә - икенче, ә Ольга өченче призлы урынны алды.
Самбочылар сынатмады
Казанда халыкара класслы спорт остасы Нәкыйп Мадьяров истәлегенә багышланган Бөтенроссия самбо турниры үткәрелде.
Россиянең 20 төбәгеннән һәм Төркиядән барлыгы 160тан артык самбочы катнашкан әлеге ярышта түбәнкамалылар да сынатмады. «Нефтехимик» спорт клубы вәкилләре Рөстәм Фәйзрахманов (74 кг) һәм Егор Кондратьев (82 кг) үз авырлык үлчәүләрендә өченче призлы урыннарны алдылар. Шәһәребез самбочыларының бу уңышында тренерлары Фәнис Хәмидуллин һәм Фәргать Садыйковның да лаеклы өлешләре бар.
Сүз уңаеннан, тагын бер елдан - 2016 елның май аенда Казанда самбо көрәше буенча Европа чемпионаты узачак. Анда безнекеләр дә катнаша алыр, дип өметләник.
Көрәшчеләрнең яңа җиңүе
«Шинник» спорт комплексында милли көрәш белән шөгыльләнүче егетләр Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәренә, Идел буе шәһәрләре турнирына барып кайттылар.
Татарстан җыелма командасы ул турнирда беренче урынны яулаган һәм моңа безнең түбәнкамалылар зур өлеш керткән. Яшьләр арасында үз авырлык үлчәүләрендә Илмир Хәкимханов (60 кг) һәм Эрик Мәхмүтов (75 кг) беренче урыннарны алганнар, Булат Динмөхәммәтов (75 кг) - өченче призер. Зурлар арасында Эльвир Әхәтовка (65 кг) үз үлчәвендә тиңнәр булмаган. Көрәшчеләребезнең бу уңышы - тренерлары Илнар Гәрәевнең дә хезмәт җимеше.
«Шинник»ның көрәш бүлеге мөдире Расиф Гыйльманов көрәшче Илмир Хәкимхановның әтисе Илсурга да бик рәхмәтле булуларын әйтте, чөнки ул безнең егетләрне Димитровградка үз машинасы белән алып барып кайткан.
 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: