Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт яңалыклары

Россиядә беренче! «Шинник» спорт комплексында җиңел атлетика белән шөгыльләнүче Татьяна Макарова мәктәп укучыларының Бөтенроссия җәйге Спартакиадасында җиңүгә иреште. Чебоксар шәһәрендә үткәрелгән ул ярышта 15 яшьлек керәшен кызы җиңел атлетиканың берьюлы берничә төре буенча үз осталыгын күрсәткән. Сөңгене ул 33,67 метрга очырган («Шинник»та шөгыльләнүчеләрнең әле мондый нәтиҗәгә ирешкәне булмаган), 800 метрлы...

Россиядә беренче!

«Шинник» спорт комплексында җиңел атлетика белән шөгыльләнүче Татьяна Макарова мәктәп укучыларының Бөтенроссия җәйге Спартакиадасында җиңүгә иреште.
Чебоксар шәһәрендә үткәрелгән ул ярышта 15 яшьлек керәшен кызы җиңел атлетиканың берьюлы берничә төре буенча үз осталыгын күрсәткән. Сөңгене ул 33,67 метрга очырган («Шинник»та шөгыльләнүчеләрнең әле мондый нәтиҗәгә ирешкәне булмаган), 800 метрлы дистанцияне - 2 минут 32 секундта, барьерлар аша 100 метрны 15,04 секундта йөгереп узган, ядрәне 12,4 метрга этәргән, озынлыкка 5,42 метрга сикергән, ә биеклеккә -
165 сантиметрга.
Барлык бу төрләр буенча җыйган балларын кушкач, Татьяна Макарованың беренче урынга чыгуы һәм Россия спорт остасы исемен алу өчен кандидат нормативын үтәве ачыкланган. Үз өйрәнчекләренең бу җиңүе -
тренерлары Елена һәм Нәфис Сәйфиевләр өчен дә зур горурлык.
 
Җөридән - уңыш белән
Түбән Кама спортчылары Мамадыш районының Җөри авылында үткәрелгән республикакүләм Питрау җыенында да сынатмадылар.
Фаил Ибраһимов иң зур уңышка иреште - гер күтәрүчеләр ярышында үз авырлык үлчәвендә беренче урынны яулады. 32 килограммлы герне башта сул кулы, аннан уң кулы белән -
70әр мәртәбә, ә шундый ук ике герне берьюлы ике кулы белән 35 мәртәбә күтәрде ул. Көндәшләре күп булса да, мондый күрсәткечләргә берсе дә якынлаша алмады.
Ә республиканың иң көчле батырлары җыелган милли көрәш бәйгесендә Шәңгәлче авылыннан Наил Зәйнуллин, шәһәребездән Алексей Журавлев һәм Марат Мөхәммәтҗанов үз үлчәүләрендә һәркайсы өченче призлы урыннарны алды.
 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X