Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт яңалыклары

Яшь шахматчылар җиңүе Чистай шәһәрендә, шахматчы яшүсмерләр арасында «Зур Кама» турниры уздырылды. Турнирда республикабызның Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Зеленодольск, Лениногорск, Чистай, Бөгелмә, Баулы шәһәрләре һәм Актаныш, Кукмара, Балтач районыннан тыш, Башкортстанның Октябрьск шәһәреннән һәм Мәскәүдән килгән шахматчыларның да катнашуы ярышны Россиякүләм турнирга әйләндерде. 2004 елда туганнар һәм алардан...

Яшь шахматчылар җиңүе
Чистай шәһәрендә, шахматчы яшүсмерләр арасында «Зур Кама» турниры уздырылды.


Турнирда республикабызның Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Зеленодольск, Лениногорск, Чистай, Бөгелмә, Баулы шәһәрләре һәм Актаныш, Кукмара, Балтач районыннан тыш, Башкортстанның Октябрьск шәһәреннән һәм Мәскәүдән килгән шахматчыларның да катнашуы ярышны Россиякүләм турнирга әйләндерде.
2004 елда туганнар һәм алардан да яшьрәкләр арасында шәһәребез командасы җиңү яулады. Безнең яшь шахматчылар - 14 лицейда укучы Әмир Закиров (тренеры - Алексей Яковлев), Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиядә белем алучы Самат Галәвиев, Диләрә Мөхәммәтшина һәм Илнур Зиннәтуллинның (тренерлары - «Батыр» балалар-үсмерләр спорт мәктәбеннән Камил Шәйхетдинов) зур уңышы бу. Безнекеләр шәхси беренчелектә дә сынатмадылар: Әмир Закиров һәм Самат Галәвиев (сүз уңаеннан, ул әле 2006 елгы гына) Татарстан чемпионыннан гына калышып, 81 шахматчы арасында 2нче һәм 3нче призлы урыннарны алдылар. 1998-2003 елларда туганнар арасындагы ярышта Артур Сәлимуллин (тренеры Алексей Яковлев) 3нче призлы урынны яулады.
«Шинник» спорт клубы вәкилләре Аня Волкова, бертуган Карина һәм Кәрим Мөхәммәтовлар да (тренерлары Габдулла Әхмәтгалиев) уңышлы чыгыш ясадылар. 9 мөмкинлектән Аня - 5, Кәрим 4,5 очко туплады. Ә турнирның иң яшь уенчысы - алты яшьлек Карина 3 очко туплап, 9 уенчыны үзеннән артта калдырды.
Камил ШӘЙХЕТДИНОВ,
«Батыр» балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренеры.
Космонавт белән радиоэлемтәгә кереп
Җәйге каникул чорында «Юность» сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар өчен радиотехника түгәрәге инде узган гасырның сиксәненче елларыннан бирле эшли. Аның җитәкчесе - «Нижнекамскнефтехим» акционерлык җәмгыятенең дивинил-бутадиен һәм углеводород чималы (ДБ и УВС) заводы хезмәткәре, 1401нче цехның КИПиА участогы мастеры, радиоспорт буенча танылган тренер Ильяс Бикбаев.
«Юность»ка килгән балалар елның-елында радиоспорт белән бик кызыксынып шөгыльләнәләр. Ильяс Нурислам улы аларны бу эш белән мавыктыра ала, чөнки үзе дә мәктәп елларыннан бирле радиосөюче, соңрак радиоспорт белән җитди шөгыльләнеп, Татарстан беренчелегенә ярышларда күп мәртәбә җиңүче һәм призер булган, спорт остасы исемен алу өчен кандидат нормативын үтәгән.
Шулай булгач, аның җитәкчелегендәге түгәрәктә шөгыльләнүче балалар остазларыннан күп нәрсәгә өйрәнә ала. Һәм аларның ирешкән уңышлары да күп. Әйтик, радиоспорт буенча Татарстан беренчелегендә узган ел икенче призлы урынны алган булсалар, быел җиңү яуладылар.
Ильяс Бикбаевның өйрәнчекләре илебезнең төрле шәһәрләрендә һәм хәтта чит илләрдә яшәүче радиосөючеләр белән эфир аша радиоэлемтә урнаштыралар. Аларның «география»сендә, мәсәлән, Мурманск, Псков, Красноярск, Алма-Ата, Андижан, Краснодар, Грозный, Азов һ.б. шәһәрләр бар.
Ә күптән түгел генә балалар, хәтта, Мәскәү янындагы Йолдызлы шәһәрчектә яшәүче космонавт Александр Волков белән радиоэлемтәгә керә алдылар. Танылган космонавт Түбән Кама балалары белән бик теләп сөйләште, мәктәптә тырышып укуларын, лагерьда яхшы ял итүләрен һәм радиоспортта зур уңышларга ирешүләрен теләде. Яшь радиосөючеләр космонавтны тын да алмыйча тыңладылар һәм саубуллашканда, бертавыштан: «До-сви-да-ния!», диделәр. Александр Волков аларга: «До встречи в эфире!» -
дип җавап бирде.
В. БОРИСОВ.
Тхэквондоостасы Алия
Кама Аланы поселогындагы балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Алия Габделбәрова тхэквондо буенча Россия беренчелеге өчен ярышта бронза медаль яулады.
Көнчыгыш көрәш төрләреннән берсе булган тхэквондо ярышы Ростов өлкәсенең Шахты шәһәрендә үткәрелеп, анда илебезнең иллеләп төбәгеннән җыелган 15-17 яшьлек спортчылар көч сынашкан. Татарстан җыелма командасы белән барган Алия үз төркемендәге өч очрашуда Башкортстан,
Ростов һәм Мәскәү кызларын җиңгәч, ярымфиналда Чиләбе спортчысына оттырган. Нәтиҗәдә, Кама Аланы кызы - өченче призлы урында. Аның бу уңышында тренеры - әтисе Рөстәм Гәбделбәровның да өлеше зур.
Рафаил Хәйруллин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев