Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт яңалыклары

Марат - икенче, ә команда... Түбән Каманың милли көрәш белән шөгыльләнүче егетләре яңа сезонның беренче ярышына - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призлары өчен республика бәйгесенә барып кайттылар. Казанда инде егерменче елын уздырылган бу турнирда безнекеләрнең берсе - «Нефтехимик» спорт клубы инструкторы, милли көрәш буенча Татарстанның спорт остасы Марат...

Марат - икенче, ә команда...
Түбән Каманың милли көрәш белән шөгыльләнүче егетләре яңа сезонның беренче ярышына - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призлары өчен республика бәйгесенә барып кайттылар.
Казанда инде егерменче елын уздырылган бу турнирда безнекеләрнең берсе - «Нефтехимик» спорт клубы инструкторы, милли көрәш буенча Татарстанның спорт остасы Марат Мөхәммәтҗанов сынатмаган. Ул бил алышкан 130 килограммнан авыррак үлчәүдә 25 көрәшче булып, Марат шулар арасындагы дүрт әйләнештә җиңү яулаганнан соң, финалда гына оттырган. Финалдагы көндәше - республиканың хәзерге вакытта иң көчле пәһлеваны Ильяс Галимов (Әлмәт) булуын исәпкә алсак, Маратның икенче призлы урынын, һичшиксез, зур уңыш дип санарга мөмкин.
Калган көрәшчеләребезнең берсе дә уңышка ирешә алмаган (ишетүебезчә, бу юлы команда «йомшаграк» булган). Шуңа күрә, ярышта катнашкан 55 команда арасында түбәнкамалылар 13нче урында гына. Кызганыч хәл, әлбәттә. Чөнки узган елгы бу турнирда безнекеләрнең өчесе призлы урыннар яулап, командабызны, шул ук 55 арасыннан, икенче призлы урынга чыгарган иделәр. Ә инде быел мондый кискен чигенү Түбән Каманың милли көрәш командасын бер дә бизәми.
Беренче белен төерле була, дигәндәй, яңа сезонны менә шулай башлап җибәрдек. Инде күңелне төшермичә, алдагы ярышларга команданы ныклабрак әзерләргә кирәк. 20 - 21 ноябрь көннәрендә Казанда милли көрәш буенча Татарстан чемпионаты булачак. Узган елгы республика чемпионатында безнекеләр 47 команда арасында өченче призлы урынны алган иделәр. Бу юлы ничек булыр?.. Яхшы әзерлекле команда туп-
лар өчен, калган өч атна эчендә мөмкин булганнарның барысы да эшләнер, дип өметләнәсе килә.
В.БОРИСОВ.
«Шинник» - Татарстан чемпионы!
Түбән Каманың «Шинник» футбол командасы футбол буенча Татарстан чемпионы булды.
Чемпионат узган якшәм-бедә тәмамланды. Соңгы турдагы уеннар нәтиҗәләре буенча, җиңүче һәм призерлар ачыкланды. «Шинник» - республика чемпионы, икенче һәм өченче урыннарда - «Бугульма-Рунако» (Бөгелмә) һәм «КамАЗ» (Чаллы).
Россия һәм дөнья күләмендәге ярышларда катнашучы «профессиональ» футболчыларыбыз тәнкыйтьтән башка сүзгә лаек булмаган бервакытта, елның-елында Татарстан чемпионатында уңышка ирешүче һәвәскәр «Шинник» командасы белән горурланырга була.
Рафаил Хәйруллин.
Кама Аланы боксчыларының яңа уңышы
Кама Аланының яшь боксчылары Алабугада уздырылган Бөтенроссия турнирыннан биш медаль алып кайттылар.
Алабуга муниципаль рай-оны башлыгы призларына инде җиденче елын оештырылган бокс турнирында Волгоград, Киров, Самара өлкәләреннән, Татарстанның Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Менделеевск шәһәрләреннән һәм Кама Аланы поселогыннан барлыгы 180ләп яшь спортчы көч сынашты. Кама Аланыннан Владислав Абызов һәм Александр Козин - үз авырлык үлчәүләрендә икенче, ә Самат Мөбәрәкшин һәм Илнар Сабитов өченче призлы урыннарны алдылар. Турнирда кызлар да ярышты, алар арасында безнең Полина Мякина - икенче урында. Алар барысы да безнең поселоктогы балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнәләр.
Динар МИҢНЕГОЛОВ,
Кама Аланының балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренеры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев