Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт остасы исеме бирелде

"Нефтехимик" спорт клубы инструкторы Марат Мөхәммәтҗанов "Татар-башкорт милли спорт көрәше буенча Татарстан Республикасының спорт остасы" дигән исемгә лаек булды. Бу исем шәһәребез пәһләванына соңгы елларда милли көрәш буенча республика күләмендәге ярышларда ирешкән җиңүләре өчен бирелде. Спорт остасы таныклыгын һәм күкрәк билгесен Маратка Казанда Татарстан Премьер-министры урынбасары, республиканың татар-башкорт милли спорт...

"Нефтехимик" спорт клубы инструкторы Марат Мөхәммәтҗанов "Татар-башкорт милли спорт көрәше буенча Татарстан Республикасының спорт остасы" дигән исемгә лаек булды.
Бу исем шәһәребез пәһләванына соңгы елларда милли көрәш буенча республика күләмендәге ярышларда ирешкән җиңүләре өчен бирелде. Спорт остасы таныклыгын һәм күкрәк билгесен Маратка Казанда Татарстан Премьер-министры урынбасары, республиканың татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясе рәисе Марат Әхмәтов һәм яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов тапшырдылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев