Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт дөньясында

Фәргатьнекеләр сынатмый "Нефтехимик" спорт клубы тренеры Фәргать Садыйков җитәкчелегендә самбо һәм дзюдо белән шөгыльләнүче яшьләр соңгы атналарда берничә ярышта яңа җиңүләр яуладылар. Чистай шәһәренең самбо көрәше буенча уздырылган ачык беренчелегеннән үз авырлык үлчәүләрендә Мөхәммәт Шәрипов (Афанас мәктәбе) һәм Марат Хаҗиморатов (2нче гимназия) - беренче, Илмир Садыйков (2нче гимназия) икенче урыннарны...

Фәргатьнекеләр сынатмый

"Нефтехимик" спорт клубы тренеры Фәргать Садыйков җитәкчелегендә самбо һәм дзюдо белән шөгыльләнүче яшьләр соңгы атналарда берничә ярышта яңа җиңүләр яуладылар.

Чистай шәһәренең самбо көрәше буенча уздырылган ачык беренчелегеннән үз авырлык үлчәүләрендә Мөхәммәт Шәрипов (Афанас мәктәбе) һәм Марат Хаҗиморатов (2нче гимназия) - беренче, Илмир Садыйков (2нче гимназия) икенче урыннарны алып кайттылар.

Чаллы шәһәрендәге Олимпия резервы спорт мәктәбенең дзюдо көрәше буенча ачык беренчелегендә катнашып, Илмир Садыйков - икенче, Артур Фәхретдинов (32нче гимназия) һәм Марат Хаҗиморатов (2нче гимназия) өченче урыннарны алдылар.

Сарман районының Җәлил поселогында яшьләр арасында республика беренчелегенә үткәрелгән дзюдо турнирында да Фәргатьнекеләр сынатмады. Үз үлчәүләрендә Артур Фәхретдинов һәм Вадим Федоров (32нче гимназия) - икенче, Илмир Садыйков һәм Данил Егоров (3нче мәктәп) өченче призер булганнар.

"Татарстан - яңа гасыр" ярдәме белән

Шәһәребезнең "Ярыш" спорт комплексында яшьләр арасында каратэ-киокусинкай буенча Түбән Каманың ачык беренчелеге узды.

Ярышны оештырырга "Татарстан - яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтенең Түбән Кама бүлеге дә ярдәм итте.

Бу ярышка Россиянең төрле шәһәрләреннән (Самара, Ульяновск, Ижевск, Сарапул, Димитровград) һәм үзебезнең Татарстаннан 300гә якын яшь спортчы җыелган иде. Турнирны ачу тантанасында муниципаль район башкарма комитетының яшьләр белән эшләү һәм спорт идарәсе начальнигы Рөстәм Хөсәенов, "Татарстан - яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәтенең Түбән Кама бүлеге рәисе Айдар Әһлиуллин, республика каратэ-киокусинкай федерациясенең Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Ирек Фәррахов һ.б. чыгыш ясап, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.

Җиңүчеләргә һәм призерларга медальләр, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, алар шәһәребез эшмәкәрләре Булат Мотыйгуллин, Айзат Нәбиев, Алмаз Сәгъдиев һәм Айнур Дәгыйзовның спонсорлык ярдәме белән алынган.

Айгөл - беренче, Әмирхан - икенче

"Шинник" спорт комплексында тренер Сергей Михайлов җитәкчелегендә дзюдо көрәше белән шөгыльләнүче балалар Алабуга шәһәренә, 2002-2004 елгылар арасында дзюдо буенча ачык республика турнирына барып кайттылар.

Татарстанның төрле шәһәрләреннән, шулай ук, Киров өлкәсеннән, Башкортстан һәм Удмуртия республикаларыннан килгән 200ләп яшь дзюдочы арасында безнекеләр югалып калмаган. 15нче мәктәпнең дүртенче "а" классы укучысы Айгөл Вәлитова 28 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә җиңеп чыкан. Шул ук мәктәпнең бишенче "а" классында белем алучы Әмирхан Әминов - үз үлчәвендәге (26 кг) малайлар арасында икенче призер. Тренерлары Сергей Петрович бу ярышка алып барган балаларның калган бишесе призерлар ук була алмаса да, алары да дүртенче-алтынчы урыннардан түбән төшмәгән.

Гер күтәрү осталары

Түбән Каманың танылган гер күтәрү осталары - "ТАНЕКО" акционерлык җәмгыяте операторы Фаил Ибраһимов һәм "Нижнекамскнефтехим"ның бутилкаучук заводы слесаре Мөдәррис Бикушев республика күләмендәге ике зур ярышта уңышка ирештеләр.

Ноябрь башында Ютазы районының Урыссу поселогында гер күтәрү буенча Татарстан чемпионаты үтте. Әлеге ике шәһәрдәшебез анда 50 яшьтән узган ветераннар категориясендә чыгыш ясап, иң югары нәтиҗә күрсәттеләр: Фаил җиңүче булды, Мөдәррис аннан гына калышып, икенче призлы урынга чыкты.

Шуннан соң бер атна узуга, алар Биектауга, СССРның һәм РСФСРның спорт остасы Таһир Биккиниев истәлегенә багышланган ачык республика ярышына бардылар. Татарстан, Чувашия, Удмуртия республикаларыннан һәм Самара өлкәсеннән иң көчле гер күтәрүчеләр катнашкан ул ярышта да безнекеләргә 50 яшьтән узган ветераннар арасында тиңнәр юк иде: Фаил - беренче, Мөдәррис икенче урынны алды.

Ераклардан килгәннәр иде

Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрендә "Факел" спорт залында ирекле көрәш буенча халыкара турнир үткәрелде.

Танылган көрәшче һәм тренер, СССРның спорт остасы Равил Булатов җитәкчелегендәге спорт мәктәбе тарафыннан оештырыла торган, инде традициягә кергән бу ярышның дәрәҗәсе елдан-ел күтәрелә, катнашучыларның "география"се киңәя. Бу юлы унҗиде команда җыелган иде - Таҗикстан, Кыргызстан, Дагестан, Оренбург, Нижневартовск, Ульяновск, Ижевск, шулай ук, Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан.

Катнашучылар күп булганлыктан, көрәш берьюлы ике келәмдә барды. "Факел"ның тамашачылар трибуналарындагы халык ике көн дәвам иткән көч сынашуны зур кызыксыну белән күзәтте. Ахыр чиктә, җиңүчеләр һәм призлы урыннарны алучылар билгеле булып, аларга кубоклар, медальләр, дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Бүләкләнүчеләр арасында үзебезнең түбәнкамалылар күп иде, ә бу исә шәһәребездә ирекле көрәшнең нык үскән булуын раслый.

Яшьләр арасында түбәнкамалылардан үз авырлык үлчәүләрендә Алмаз Рәфыйков, Артур Васютов һәм Максим Шевель - җиңүчеләр; Айбар Таҗиев, Егор Котов һәм Вугар Ибраһимов - икенче; Александр Павлов, Руслан Солтанов, Нурулла Шерматов, Тимур Васильев, Руслан Федоров, Никита Беликов, Валентин Черепанов, Артур Бикбауов, Рәмзил Гатиев, Денис Агапов, Егор Шамаев, Заур Магомедов, Юрий Анисифоров, Антон Летников, Айрат Насыйбуллин һәм Илья Ляхов өченче урыннарны алдылар.

Зурлар көндәшлегендә безнекеләрдән Марат Нуретдинов, Илдус Гыйниятуллин, Евгений Лапшов һәм Илгиз Сәхапов җиңү яуладылар. Риваз Гыйниятуллин, Алмаз Галиев һәм Алексей Журавлев - икенче; Искәндәр Исмәгыйлев, Александр Черепанов, Мансур Заманов, Зөбәер Эселаев һәм Алексей Куликов - өченче призерлар.

Командалар беренчелегендә Түбән Кама җиңүче булды, икенче һәм өченче призлы урыннарны Ижевск һәм Таҗикстан алды. Ә моңа кадәр елның-елында призлы урыннарның берсен яулаган көчле Дагестан командасына бу юлы, көрәшчеләре аз килгән булу сәбәпле, дүртенче урын белән канәгатьләнергә туры килде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев