Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт дөньясында

Иң танылган шахматчыбыз Безнең Түбән Камада шахмат мәктәбе көчле, бик күп оста уенчылар үсеп чыкты. Ә инде арада иң зур уңышларга ирешкәне - шахмат буенча халыкара класс-лы оста Раил Мәхмүтов. Шәһәребезнең Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиясендә укыган егет хәзерге вакытта Казан федераль университетында белем ала. Татарстан, Россия, Европа һәм дөнья...

Иң танылган шахматчыбыз
Безнең Түбән Камада шахмат мәктәбе көчле, бик күп оста уенчылар үсеп чыкты. Ә инде арада иң зур уңышларга ирешкәне - шахмат буенча халыкара класс-лы оста Раил Мәхмүтов.
Шәһәребезнең Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиясендә укыган егет хәзерге вакытта Казан федераль университетында белем ала. Татарстан, Россия, Европа һәм дөнья күләмендәге ярышларда җиңүләр яулаган Раил әле яшь, 8 ноябрьдә аңа 20 яшь тула. Мин үземнең бу өйрәнчегем белән горурланам.
Миндә бик истәлекле бер фото саклана. 2009 елның сентябрь аенда Калмык республикасы башкаласы Элистага барган идек. Раил ул чагында - 2нче гимназия укучысы. Калмыкларның үзләре теләп Россиягә кушылуларының 400 еллыгына багышланган халыкара турнирны ачу тантанасыннан соң, Калмыкия президенты, халыкара шахмат федерация-
се җитәкчесе Кирсан Илюмжинов һәм атаклы шахматчы, дөнья чемпионы Борис Спасский белән истәлеккә фотога төшә алдык. Аны «Туган як» газетасын укучылар игътибарына тәкъдим итәргә телим.
Камил Шәйхетдинов, шахмат буенча тренер.
Илдус Гыйниятуллинның яңа уңышы
Түбән Каманың ирекле көрәш остасы Илдус Гыйниятуллин күптән түгел Якутск шәһәрендә уздырылган халыкара турнирга барып кайтты.
Анда Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук, күп кенә чит илләрдән иң көчле көрәшчеләр җыелган. Безнең Илдус 70 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә финалга кадәр җиткән һәм беренче урын өчен барган очрашуда гына үзенең соңгы көндәшенә -
Бурятиядән килгән, Европа чемпионатының көмеш призеры булган көрәшчегә очколар аермасы буенча оттырып, икенче урынны алган. Шәһәрдәшебезне бу зур уңышы белән котлыйбыз, ирекле көрәштә киләчәктә дә Түбән Каманың спорт данын үстерүгә лаеклы өлеш кертүен телибез.
Рафаил ХӘЙРУЛЛИН.
Бишенче мәртәбә җиңү яуладылар
Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназия укучылары күптән түгел «Форпост» тәртип саклау төркемнәре арасында Биектауда уздырылган республикакүләм спартакиада ярышларында җиңү яуладылар. Бу спартакиада эшче, студент һәм мәктәп укучылары төркемнәре арасында узды. Хәрби-спорт төрләре буенча дүрт көн дәвам иткән һәм безнең гимназиягә беренчелек алып килгән ярышларның нәтиҗәләре түбәндәгечә булды.
Пневматик мылтыктан ату буенча команда үз төркемендә беренче урынны алып һәм абсолют җиңүгә дә ирешеп, берьюлы ике кубок иясе булды. Бу төр ярышта 9г классы укучысы Ильвина Әхмәтшина җиңү яулап, ярышның иң төз атучысы исеменә лаек булды. Шул ук класстан Нәфис Шаһиев егетләр арасында икенче урынны алды.
60 метрлы дистанциягә йөгерүдә дә Ильвина Әхмәтшинага тиңнәр булмады, укучы кызлар арасында ул беренче урынны яулауга иреште, ә егетләрдән 8 в классы укучысы Таһир Даутов беренчелекне алды. Бу төрдә дә командабыз беренче урынга чыкты.
Калашников автоматын сүтеп-җыю буенча безнекеләр командасы икенче урынны алды. Анысында Алия Нигъмәтуллина (9 г классы) - икенче, ә Булат Миндубаев ( 9 а классы) - дүртенче урында.
Футбол ярышында да команда икенче урынны алуга иреште. Бу уенда малайлар арасында - Динар Әүхәдиев (8г классы), ә кызлардан Алия Нигъмәтуллина иң яхшы уенчылар булып танылдылар.
Х әрби-спорт төре эстафетасында - дүртенче, ә гомуми физик хәзерлек буенча алтынчы урыннар да - безнең укучыларда.
Гимназиядә 2006-2007 уку елыннан ук оешып эшләп килә торган бу төркем шул еллар эчендә шәһәребез күләмендә укучылар һәм студентлар арасында уздырылган спартакиада ярышларында күп кенә җиңүләргә иреште. Бу инде Татарстан буенча да бишенче мәртәбә беренчелекне алып кайтулары.
Безнекеләр шәһәребездә узган башка төр ярышларда да сынатмыйлар, парад алымнары һәм җыр бәйгесендә, хәрби-кыр уеннарында һәр уку елында алдынгы урыннарны алалар.
Фәннәрнең нигезләрен үзләштереп, ныклы белем алу белән беррәттән, укучыларның спортта да уңышларга ирешүенә, әлбәттә, балаларны зыялы һәм һәрьяклы үсешкә ия шәхесләр итеп тәрбияләү аша 2нче гимназия данын күтәрергә омтылучы директор Рафаил Миргасим улы Азизовның өлеше зур. Һәм, шулай ук, бу җиңү - спартакиадага әзерләгән төркем җитәкчесе - тормыш куркынычсызлыгы нигезләре, физик тәрбия бирү фәне укытучысы Дамир Наил улын Корбановның тырышлыгы нәтиҗәсе.
2нче гимназиянең укытучылар коллективы.
Фотода: республика спартакиадасында җиңгән 2нче гимназия командасы гимназия директоры Рафаил Азизов белән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев