Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт дөньясында

Марат - дөньяда өченче! Түбән Кама спортчысы Марат Мөхәммәтҗанов билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионатыннан бронза медаль алып кайтты. Билбаулы көрәш оста-ларының дөнья чемпионаты (исәп буенча унөченчесе) бу юлы Татарстан башкаласы Казанда, «Ак барс» көрәш сараенда узды. Түбән Камадан анда бер генә көрәшче - «Нефтехимик» спорт клубы инструкторы Марат Мөхәммәтҗанов катнаша...

Марат - дөньяда өченче!
Түбән Кама спортчысы Марат Мөхәммәтҗанов билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионатыннан бронза медаль алып кайтты.
Билбаулы көрәш оста-ларының дөнья чемпионаты (исәп буенча унөченчесе) бу юлы Татарстан башкаласы Казанда, «Ак барс» көрәш сараенда узды. Түбән Камадан анда бер генә көрәшче -
«Нефтехимик» спорт клубы инструкторы Марат Мөхәммәтҗанов катнаша алды. 100 килограммнан авыррак үлчәүдә көч сынашып, Марат ярымфиналга кадәр җитте һәм финалга чыгу өчен көрәштә Монголия пәһлеванына баллар буенча оттырды. Нәтиҗәдә, шәһәрдәшебез - өченче приз-лы урында. Чемпион ук була алмавы кызганыч, билгеле. Әмма дөнья күләмендәге бәйгедә бронза призер булу - анысы да бик сирәкләр ирешә ала торган зур уңыш.
Марат Мөхәммәтҗанов көрәшнең өч төрендә - ирекле, татарча һәм билбаулы көрәштә Россиянең спорт остасы исеменә ия. Татарстан һәм Россия күләмендәге ярышларда күп мәртәбә җиңгән һәм призлы урыннар яулаган, соңгы биш елда Түбән Кама Сабантуйларының баш батыры булган Маратның спорттагы казанышлары исемлегенә инде менә дөнья чемпионаты призеры дигәне дә өстәлде. Иң көчле көрәшчебезнең әле ныгып барган чагы, шулай булгач, алда тагын да зуррак уңышлар көтәдер, дип өметләник.
Кама Аланы егете - тхэквондо остасы
Көнчыгыш көрәш төрләреннән берсе булган тхэквондо серләрен Кама Аланы поселогындагы балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә үзләштергән Булат Габделбәров, Татарстан җыелма командасы белән, Россия чемпионатында катнашты.
Сочи шәһәрендә уздырылган тхэквондо чемпионатында илнең 68 төбәгеннән җыелган командалар көч сынашкан. Шулар арасыннан Чиләбе, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Сочи спортчыларын гына алга уздырып, Татарстан командасы бишенче урынны алган. Моңа иң зур өлеш кертүчеләрнең берсе - Булат Габделбәров. Ул финалга кадәр җиткән һәм чемпион исеме өчен барган соңгы көрәштә Чиләбе спортчысына 2:3 исәбе белән оттырып, көмеш медальгә лаек булган.
Шушы чемпионат нәтиҗә-ләре буенча, Кама Аланы егетен Россиянең тхэквондо буенча җыелма командасына алганнар. Ә бу исә -
спортның шушы төре буенча Европа һәм дөнья чемпионатларында катнашу хокукы, дигән сүз.
Спорт яңалыкларын Виктор ШАДРИН әзерләде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X