Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт

Сынатмаган Истамбулда «Яшар Догу» 45нче Халыкара ярышларда Түбән Кама егете өченче урынга ия булды. Турнирда 17 илдән 200-гә якын ирекле көрәшче җыелды. Шәһәрдәшебез Илдус Гыйниятуллин 70 кг авырлык үлчәвендә чыгыш ясады. Аның көндәшләре арасында Бразилиядә узган Олимпиада призеры да бар иде. Безнең көрәшче финалда оттырып, өченче урынны алды. Җитәкчеләр чаңгыга...

Сынатмаган
Истамбулда «Яшар Догу» 45нче Халыкара ярышларда Түбән Кама егете өченче урынга ия булды.
Турнирда 17 илдән 200-гә якын ирекле көрәшче җыелды. Шәһәрдәшебез Илдус Гыйниятуллин 70 кг авырлык үлчәвендә чыгыш ясады. Аның көндәшләре арасында Бразилиядә узган Олимпиада призеры да бар иде. Безнең көрәшче финалда оттырып, өченче урынны алды.
Җитәкчеләр чаңгыга басты
«Алмаш» базасыда «Түбән Кама Нефтехим» АҖ җитәкчеләре чаңгы ярышларында катнашты.
Узышларда катнашучы гүзәл затларга - 2 км, ир-атларга 3 км араны узарга кирәк булды. Быел чаңгыга 500 кеше басты. Шул ук көнне предприятие хезмәткәрләре арасында уздырылган ярышка нәтиҗә ясап, җиңүчеләрне котладылар. Сүз уңаеннан, әлеге бәйгеләр инде 42 ел рәттән уздырыла.
Киләчәкне кайгыртып
Шәһәрдә «Чемпион» футбол клубы ачылды.
Монда профессиональ уенчылар түгел, ә 4 яшьтән алып 8 яшькә кадәрге «егетләр» уйнаячак. Тренерлар әйтүенчә, беренче айларда төп игътибар физик әзерлеккә биреләчәк, шулай ук, футбол уенының асылы аңлатылачак. Әлеге клубның беренче филиалы 19нчы мәктәптә ачылды. Киләчәктә Түбән Камада тагын 4 филиал ачылуы көтелә.
Илнар НУРИӘХМӘТОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев