Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сәламәт яшәү рәвешен алга сөреп

«Батыр» физкультура- сәламәтләндерү комплексы янындагы урман массивында «Россия чаңгы юлы-2018» массакүләм чаңгы ярышлары булып узды. Анда барлыгы 7787 түбәнкамалы катнашты. Ярышларда мәктәп укучылары, студентлар, заводта эшләүчеләр, оешма хезмәткәрләре, пенсионерлар, спортчылар һәм, әлбәттә, үзләре теләгән һәр-кем катнашты. Яшь үзенчәлекләре буенча да аерма зур булды: катнашучыларның иң яше - 9 яшьлек Евгений...

«Батыр» физкультура- сәламәтләндерү комплексы янындагы урман массивында «Россия чаңгы юлы-2018» массакүләм чаңгы ярышлары булып узды. Анда барлыгы 7787 түбәнкамалы катнашты.
Ярышларда мәктәп укучылары, студентлар, заводта эшләүчеләр, оешма хезмәткәрләре, пенсионерлар, спортчылар һәм, әлбәттә, үзләре теләгән һәр-кем катнашты. Яшь үзенчәлекләре буенча да аерма зур булды: катнашучыларның иң яше - 9 яшьлек Евгений Иванов, ә иң өлкәне - 86 яшьлек Анатолий Елагин.
Ярыш 11.00 сәгатьтә ачылып, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин һәм муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Фәретдиновның тәбрикләү сүзләреннән соң, чаңгычылар стартка басты. Гомуми ярышларда катнашучылар өчен 1,5 километрлы дистанция билгеләнсә, 5 километрлы дистанциядә һөнәри спортчылар җитезлектә көч сынаштылар. Җиңүчеләр яшь буенча дүрт категориягә бүленде: 2000 елда туганнар һәм аннан яшьрәк кызлар арасында - Анна Чумакова, шул ук яшьләрдәге егетләр арасында - Владислав Трошкин, 1999 елгы һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар арасында - Елена Дектерева, шул яшьләрдәге ир-егетләр арасында Илнур Сафин беренче урынны яулады. Хәер, бу ярышта иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу. Чөнки чаңгычылар бернинди бүләкләр белән дә алмаштырып булмый торган күңел күтәренкелеге алдылар, сәламәт яшәү рәвеше алып баруларын расладылар.
Руслан Исламов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев