Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Шәһәр мэры Кубогына

Соңгы вакытларда шәһәребездәге барлык мөһим шахмат ярышлары Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиядә үткәрелә башлады. Әфган сугышында һәлак булган Олег Моисеев һәм авиакатастрофада һәлак булган Гөлнара Рәшитова истәлегенә үткәрелгән республикакүләм зур турнир - шундыйлардан. Шәһәр мэры Кубогына оештырылган Х турнир да 2нче гимназиядә үтте. Иң яшь уенчы Ярослав Малковка - 6...

Соңгы вакытларда шәһәребездәге барлык мөһим шахмат ярышлары Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиядә үткәрелә башлады. Әфган сугышында һәлак булган Олег Моисеев һәм авиакатастрофада һәлак булган Гөлнара Рәшитова истәлегенә үткәрелгән республикакүләм зур турнир - шундыйлардан. Шәһәр мэры Кубогына оештырылган Х турнир да 2нче гимназиядә үтте. Иң яшь уенчы Ярослав Малковка - 6 яшь, иң өлкән шахматчы Нәкыйулла Гайнуллинга 75 яшь иде. Турнирда барлыгы 82 шахматчы катнашты.
Барлыгы 9 номинациядә (абсолют, хатын-кызлар, ветераннар; 9, 12, 18 яшькә кадәрге үсмер кызлар һәм егетләр арасында) җиңүчеләр ачыкланды. Швейцария системасы белән үткәрелгән 9 тур (9 көн уйналды) түбәндәге нәтиҗәләрне бирде: «Абсолют» номинациясендә кубокны 9 мөмкинлектән 8,5 очко туплап, Вячеслав Баринов (ТЭЦ) алды, 2нче, 3нче урыннарда Әмир Закиров (14нче лицейның 7нче сыйныф укучысы), Илдар Хуҗахмәтов («Нефтехимик»). Башка номинацияләрдә җиңүчеләр: Айгөл Һадиева (хатын-кызлар), Игорь Кириллов (ветераннар), Самат Галәвиев (2000 елга кадәр туганнар), Заринә Әминова (2000 елга кадәр туганнар), Андрей Горин (2007 елга кадәр), Камилла Юсинниеми (2007 елга кадәр), Нәзир Гурбанов (2009 елга кадәр), Наилә Гыйлаҗева (2009 елга кадәр), Роман Павлов (2010га кадәр).
2нче гимназия ярышларны үткәрүче хуҗа гына түгел, укучылары иң күп катнашып, призлы урыннарны иң күп яулаган уку йорты буларак та аерылып торды. Тренерларга килгәндә, иң күп призлы урынны алучылар - Камил Шәйхетдинов (11) һәм Габдулла Әхмәтгалиев (6) шәкертләре.
Камил ШӘЙХЕТДИНОВ.
Фотода (сулдан уңга):
призерлар Илдар Хуҗахмәтов, Әмир Закиров һәм абсолют җиңүче Вячеслав Баринов турнир директоры Камил Шәйхетдинов белән.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев