Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Шинник» уңышлары

«Шинник» спорт комплексының Данил Галиев исемендәге көрәш мәктәбендә шөгыльләнүчеләр узган ял көннәрендә берничә ярышта уңышлы катнаштылар. Шимбәдә алар, тренерлары Илнар Гәрәев җитәкчелегендә, Чаллыга, яшьләр арасында милли спорт көрәше буенча Р.Гыймадиев призларына ачык шәһәр беренчелегенә барып кайтты. Анда безнекеләрнең бишесе мактау пьедесталына менде: үз авырлык үлчәүләрендә Азат Мөхәммәтдинов (20нче мәктәп), Булат...

«Шинник» спорт комплексының Данил Галиев исемендәге көрәш мәктәбендә шөгыльләнүчеләр узган ял көннәрендә берничә ярышта уңышлы катнаштылар.

Шимбәдә алар, тренерлары Илнар Гәрәев җитәкчелегендә, Чаллыга, яшьләр арасында милли спорт көрәше буенча Р.Гыймадиев призларына ачык шәһәр беренчелегенә барып кайтты. Анда безнекеләрнең бишесе мактау пьедесталына менде: үз авырлык үлчәүләрендә Азат Мөхәммәтдинов (20нче мәктәп), Булат Динмөхәммәтов (Каенлы мәктәбе) һәм Ирек Мәхмүтов - беренче, ә Алмаз Җиһангәрәев (1нче татар гимназиясе) һәм Руслан Чернов (5нче мәктәп) икенче призлы урыннарны алдылар.

Якшәмбедә безнекеләр Зәй шәһәренә, зурлар арасында милли көрәш буенча Р.Фәрдиев истәлегенә багышланган ачык ярышка барды. Анысында Түбән Кама медицина колледжы укучысы Эльвир Әхәтов 60 килограммга кадәрге үлчәүдә икенче призер булды.

«Ярыш» спорт комплексында билбаулы көрәш буенча сайлап алу ярышында катнашкан спортчыларыбыз да өметне аклады: 1992-94 елгылар арасында - Эльвир Әхәтов, Марсель Филиппов һәм Алмаз Зиннәтуллин, ә 1995-97 елгылардан Сергей Парфенов, Булат Вафин, Ирек Мәхмүтов һәм Фәнис Галимов республика беренчелегенә бару хокукын яуладылар.

Безнең «Шинник»та әле тренер С.Михайлов җитәкчелегендә дзюдо көрәше белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Алар Киров өлкәсендәге Вятские Поляны шәһәренә барып, шулай ук, бүләкләр алып кайтты: Марат Федоров - икенче, Әмирхан Әминов, Виталий Григорьев, Таһир Мөбарәкҗанов һәм Антон Бардин - өченче призерлар

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев