Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Шинник» – икенче урында

Узган якшәмбедә Татарстан Республикасының футбол чемпионаты тәмамланды. Түбән Каманың «Шинник» командасы икенче призлы урынны яулады. Соңгы тур уенында «Шинник» үзебезнең шәһәрдә Ка-занның «Мотор-Академия» командасын 2:0 исәбе белән җиңде, голларны Илдар Хөр-мәтуллин һәм Артем Кузьмин керттеләр. Шул ук көнне «Бугульма-РУНАКО» Казан «Авангард»ыннан өстен чыкты (4:2), ә «Зеленодольск» футболчылары Чаллы «КамАЗ» ын...

Узган якшәмбедә Татарстан Республикасының футбол чемпионаты тәмамланды. Түбән Каманың «Шинник» командасы икенче призлы урынны яулады.
Соңгы тур уенында «Шинник» үзебезнең шәһәрдә Ка-занның «Мотор-Академия» командасын 2:0 исәбе белән җиңде, голларны Илдар Хөр-мәтуллин һәм Артем Кузьмин керттеләр. Шул ук көнне «Бугульма-РУНАКО» Казан «Авангард»ыннан өстен чыкты (4:2), ә «Зеленодольск» футболчылары Чаллы «КамАЗ» ын оттылар (1:0).
Ахыр чиктә, Татарстан чемпионы исеменә, барлык уеннар нәтиҗәләре буенча иң күп - 41 очко җыеп, «Зеленодольск» лаек булды. 39 очко туплаган «Шинник» - икенче урында. Чемпионат уеннарында 12 туп керткән Илдар Хөрмәтуллин иң яхшы бомбардир дип табылды.
Билгеле, моңа кадәр алты мәртәбә Татарстан чемпионы булган «Шинник» өчен икенче урын-иң югары казаныш түгел. Әмма Григорий Калинин җитәкчелегендәге бу команданың заман таләпләренә җавап бирә торган үз футбол кыры булмавын, нефтехимиклардан «Дружба» стадионын арендага алып торырга мәҗбүр булуларын исәпкә алсак, «Шинник» футболчылары бары тик мактауга гына лаек.
Хәер, үзеңнең яхшы футбол кырың булу гына җиңүләргә гарантия бирә алмый шул әле. Моны шәһәребезнең Татарстан чемпионатында катнашкан икенче командасы-«Нефтехимик-2» мисалында күрергә була: алар турнир таблицасындагы ун команда арасында тугызынчы урыннан югары күтәрелә алмадылар...
Нур Туганов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев